Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Йомгак ясалды, язга бурычлар билгеләнде

Шәпшедә һәм Бөреледә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, хуҗалык белгечләре - баш агрономнар, инженерлар, бухгалтерлар, экономистлар, баш зоотехниклар һәм ветеринария табибларының киңәшмәсе булды. Анда Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Мөхлисов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәхимҗан Кәримов, идарә белгечләре катнашты. Авыл хуҗалыгы киңәшмәсендә тикшерелгән төп темалар терлекләрне кышкы...

Шәпшедә һәм Бөреледә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, хуҗалык белгечләре - баш агрономнар, инженерлар, бухгалтерлар, экономистлар, баш зоотехниклар һәм ветеринария табибларының киңәшмәсе булды.

Анда Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Мөхлисов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәхимҗан Кәримов, идарә белгечләре катнашты.

Авыл хуҗалыгы киңәшмәсендә тикшерелгән төп темалар терлекләрне кышкы араннарда асрауга йомгак ясау, язгы кыр эшләренә әзерлек, авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлеген анализлау булды.

Киңәшмәнең гамәли өлеше "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәтендә булды. Техниканы алдагы чәчүгә әзерләү буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Илфар Әхмәтгалиев чыгыш ясады. Ул җитешсезлекләрне, кимчелек-ләрнең сәбәпләрен билгеләп үтте, аларны бетерү срокларын һәм юлларын күрсәтте. Орлыкны язгы кыр эшләренә әзерләү, шулай ук уҗымнарның ни хәлдә булуы турында Татарстан Республикасындагы Россельхозцентр филиалының Биектау районара бүлеге начальнигы Сәгыйть Сәлахетдинов сөйләде. Чәчүгә әзерлек мәсьәләләрен башка чыгыш ясаучылар да яктыртты.

Җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Рөстәм Сабиров терлекчелектәге эшләрнең торышын, хуҗалыкларда терлекләрне кышкы араннарда асрау чорының ничек узуын анализлады.

Киңәшмәнең пленар өлеше "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә булды. Авыл хуҗалыгы берләшмәләренең эшчәнлегенә анализ белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рә-химҗан Кәримов чыгыш ясады. Ул минераль ашлама, дизель ягулыгы сатып алу, язгы чәчүне уздыруга кредитлар артыннан йөрү мәсьәләләренә тукталды.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре рейтингы игълан ителде. Нәтиҗәләр буенча беренче урын лаеклы рәвештә "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәтенә бирелде. Икенче урында - «Татарстан» агрофирмасы, өченче урында - «Серп и молот» ширкәте.

Киңәшмә азагында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Мөхлисов хуҗалык җитәкчеләренә һәм белгечләренә киңәшләре белән мөрәҗәгать итте. Ул булган барлык мөмкинлекләрдән нәтиҗәле файдаланырга чакырды, алдагы җаваплы чәчү чорында уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев