Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Игенчеләр мондый дан-хөрмәткә лаек

Узган атнада безнең районда булган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бәйрәменә комбайнчылар, тракторчылар, шоферлар - 2014 елгы урып-җыюда катнашучыларның барысын да чакырдылар. Бәйрәм Коркачык бистәсендәге яңа мәдәният йортында узды. Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, җыелучыларны котлап: - Елны җиңел булды, дип әйтеп булмый. Алай дисәң, урып-җыю, гомумән, беркайчан да җиңел булмый...

Узган атнада безнең районда булган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бәйрәменә комбайнчылар, тракторчылар, шоферлар - 2014 елгы урып-җыюда катнашучыларның барысын да чакырдылар.

Бәйрәм Коркачык бистәсендәге яңа мәдәният йортында узды. Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, җыелучыларны котлап:

- Елны җиңел булды, дип әйтеп булмый. Алай дисәң, урып-җыю, гомумән, беркайчан да җиңел булмый инде ул. Тик шулай да без, менә хәзер залда утыручылар тырышлыгы белән, аны илле көндә тәмамлый алдык. Моның өчен мин сезнең алда башымны иям, без сезгә бөтен районыбыз белән рәхмәтле.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов урып-җыюда катнашучыларны бәйрәм белән котлады һәм:

- Биектау кебек районнарда булуы да күңелле, сездә күп нәрсәләр башкарылган, күп эшләр эшләнә, алдагы көнгә дә зур планнар корыла. Сездә күп тармаклы авыл хуҗалыгы, - дип билгеләп үтте. Ул биектаулыларны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов исеменнән котлады һәм рәхмәтен белдерде, уңышлар теләде.

Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең барысына да бүләк булды.

Бу көнне аерым-аерым бүләкләүләр дә күп иде. Коркачык ашлык кабул итү предприятиесе директоры Нияз Гариповка, "Высокогорская" Агрофирмасы җи-тәкчесе Җәүдәт Шәйхетдиновка, "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте управляющие Тәлгать Абдуллинга, "Татарстан" Агрофирмасының гараж мөдире Әсәт Хаҗиәхмәтовка, "Красная заря" авыл хуҗалыгы кооперативының баш агрономы Радик Сәлаховка һәм "Правда" ширкәте комбайнчысы Камил Монасыйповка Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.

"Әсән" җаваплылыгы чикле ширкәтенә нигез салучы Айрат Сабиров Биектау районы үсешенә керткән казанышлары өчен медальгә лаек булды. Бөртеклеләрне уруда һәм суктыруда, ашлык ташуда эшләнеш нормаларын арттырып үтәгән алдынгы механизаторлар һәм шоферлар бер-бер артлы мәдәният йорты сәхнәсенә чакырылдылар. Игенчеләр нәселе вәкилләре: "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәтеннән Семеновлар һәм "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятеннән Винокуровлар аеруча зур рәхмәт сүзләренә лаек булдылар. Виталий, Олег һәм Денис Винокуровларның гомуми стажы - 34 елдан артык, ә гомуми суктырыш - 7116 тонна. Шәпшедә өч туган Семеновлар - Александр, Анатолий, Сергей һәм аның улы Артем игеннәрне урып-җыюга берничә ел инде зур өлеш кертәләр. Район комбайнчыларының иң өлкәне - 64 яшьлек Сәлим Садриев, ә иң яше - 18 яшьлек Инсаф Гыйниятуллин. Алар икесе дә "Суыксу" ширкәтеннән.

Быел урып-җыюда барлык күрсәткечләр буенча җиңүче дип "Татарстан" агрофирмасы җаваплылыгы чикле ширкәте танылды. Аның җитәкчесе Ринат Аббазов. Әлеге хуҗалык коллективы җитештерүне үстерүгә керткән өлеше өчен байракка лаек булды. Югары игенчелек культурасы өчен күчмә вымпел Шәүкәт Вахитов җитәкчелегендәге "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәтенә бирелде. Орлыкчылыкта ирешкән уңышлар өчен быел булдырылган күчмә кубок "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәте җитәкчесе Анна Захаровага тапшырылды. "Биектау ТВ" телевидениесе коллективы бәйрәмгә район авыл хуҗалыгына багышланган махсус видеофильм әзерләде.

"Высокогорская" Агрофирмасы комбайнчысы Әгъзам Булатов, "Татарстан" Агрофирмасы комбайнчысы Рәмис Гыйльманов, "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятенең "КамАЗ" шоферы Әнәс Шаһиев, чемпион тасмасына лаек булдылар.

Туңга сөрүдә һәм эшкәртүдә башкалардан аерылып торган тракторчылар, азык хәзерләүдә уңышлы эшләгән механизаторлар быел беренче тапкыр бүләкләнделәр. Хезмәттәшләрен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен җитәкләгән, ә хәзерге вакытта Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләүче Илнар Мөхлисов котлады һәм бүләкләде.

Мактау грамоталарыннан тыш, авыл хуҗалыгы алдынгыларына акчалата премияләр һәм азык-төлек тупланмалары да бирелде. Суктыруда 1-2 һәм аннан күбрәк премиягә лаек булган комбайнчыларны авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Рәхимҗан Кәримов котлады. Җырлар һәм дәртле биюләр башкарган республика артистлары тантана хуҗаларына бик күп шатлыклы мизгелләр бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев