Һәр җитәкче яхшы икътисадчы да булырга тиеш
Авыл хуҗалыгы елының мөһим этабы тәмамланырга тора. Игеннәрне урып-җыю, аны сату-урнаштыру, техниканы кышкы саклауга кую, терлекләрне араннарда асрауга күчерү эшләре инде артта калды. Биектау районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәхимҗан Зариф улы Кәримов белән әңгәмә район хуҗалыкларының әлеге этапны ничек узулары турында. - Урып-җыю эшләренә йомгак ясалды. Кайбер...
Авыл хуҗалыгы елының мөһим этабы тәмамланырга тора. Игеннәрне урып-җыю, аны сату-урнаштыру, техниканы кышкы саклауга кую, терлекләрне араннарда асрауга күчерү эшләре инде артта калды. Биектау районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәхимҗан Зариф улы Кәримов белән әңгәмә район хуҗалыкларының әлеге этапны ничек узулары турында.
- Урып-җыю эшләренә йомгак ясалды. Кайбер авыл хуҗалыгы предприятие-ләре эшчәнлеген инде бәяләргә дә мөмкин. Рә-химҗан Зарифович, район урып-җыюны нинди күр-сәткечләр белән тәмамлады?
- Урып-җыюны әйбәт кенә тәмамладык. Районда бөртеклеләр 33490 гектар мәйдан биләп торды. Уңыш гектардан 23,6 центнер тәшкил итте. Быелгыдай корылыклы ел өчен бу бер дә начар күрсәткеч түгел. Республика буенча гектардан уртача уңышның 22,7 центнер булуын истә тотсаң, бигрәк тә. Уңыш чыгышы буенча беренче урында "Татарстан" агрофирмасы - 35,1 центнер, икенчедә - "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәте - 35, өченчедә - "Серп и молот" - 31,6 центнер. Артта калган хуҗалыкларга да тукталмый булмый. "Әсән"дә, мәсәлән, уңыш район буенча иң түбәне - 13,4 центнер. "Татмелиорация-Агро"да гектардан нибары 16,5 центнер алдылар.
- Эш нәтиҗәсенә нәрсәләр йогынты ясый соң? Уңышның сере нидә - орлыкның сыйфатында, туфракның ничек эшкәртелүендә, ашлама кертүдәме?
- Уңышның сере - алдынгы хуҗалыкларның чәчүгә җентекләп әзерләнүендә. Минераль ашламаларны алдан ук кайтарталар, сыйфатлы орлык сатып алалар. Хәзерге вакытта ашламасыз мул уңышка исәп тотып булмый. Ә "Әсән", "Татмелиорация-Агро" кебек хуҗалыклар бөтен кирәкле әйберләрне алып кайтмыйлар, аларда хәтта уңышны үлчәргә үл-чәү дә юк. Агротехника таләпләрен үтәүгә шундый ваемсыз мөнәсәбәттә булу күңелсез нәтиҗәләргә китерә дә инде. "Татмелиорация-Агро" терлекчелектә уңышлы эшли, ә менә кырчылыкта планлаштырылган мәйданны көздән чәчеп калдыра алмады. Эшкә шундый карашта булганда, мул уңышка өметләнү мөмкинме соң.
- Авыл хуҗалыгы хез-мәткәрләре өчен икенче, шундый ук катлаулы чор - терлекләрне кышлату башланды. Әлеге мөһим этапка хуҗалыкларда ничек әзерләнделәр?
- Октябрь аенда Мүлмәдә һәм Шәпшедә, шушы көннәрдә Олы Кавалда терлекләрне араннарда асрауга күчерү буенча семинарлар узды. Узган айлардагы эшкә йомгак ясалды, нәсел эшенә кагылышлы вәзгыятьне тикшердек, эшне яхшырту бурычларын билгеләдек. Киләсе елга субсидия алу шартларының үз-гәрүен билгеләп үтәсем килә. Шуларның берсе - һәр хуҗалыкның да 100 сыердан 85 бозау алырга тиешлеге турында. Икенчедән, терлекләрнең 10 проценты ел дәвамында сатылырга тиеш.
Өченчедән, тулай савым һәм терлекләрнең баш саны узган елдан кимрәк булмаска тиеш. Әлеге шартлар 2015 елдан гамәлгә керәчәк. Без бу турыда семинарда тәф-силләп сөйләштек. Савым кимегән, сату булмаган "Ватан" хуҗалыгы тәнкыйтькә тотылды. Менә шуңа күрә дә бу хуҗалыкка киләсе елда субсидия бирелмәве ихтимал.
- Хуҗалыкларның кышка әзерлеген ничек тасвирларга була? Терлекчеләрнең мөмкинлекләре ничегрәк?
- Кырчылыктагы кебек үк, терлекчелектә дә алдынгылар да, артта калучы хуҗалыклар да бар. Күпчелек хуҗалыклар продукцияне урып-җыю тәмамлану белән үк саттылар, бурычларын түләделәр. Һәм хәзер төп керем чыганагы - терлекчелек, барыннан да бигрәк - сөт җитештерүдән килгәне. Хуҗалыкта савым түбән, эшкә хуҗаларча мөнәсәбәт юк икән, димәк, хезмәт хакын да үз вакытында түли алмаячаклар. Бөтенесе дә үзара бәйләнгән. "Серп и молот", "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәтләре, "Татарстан" агрофирмасы кебек алдынгы хуҗалыкларда эш яхшы оештырылган. Аларда һәр сыердан савым район буенча уртача күрсәткечтән югарырак, хезмәт хакы да үз вакытында түләнә. Савым кимегән, хезмәт хакы үз вакытында бирелмәгән, ә малларны фермаларга иң соңгылар булып күчергән "Ватан" авыл хуҗалыгы предприятиесе турында әйтми калдырып булмый.
Коркачыкта Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен уздырганда район башлыгы Рөстәм Галиуллович Кәлимуллин ел азагына кадәр тулай савымны 100 тоннага күтәрү бурычын куйды. Хәзерге вакытта һәр сыердан уртача тәүлеклек савым 11,7 килограмм тәшкил итә. Һәм моны безнең район өчен яхшы күрсәткеч дип әйтеп булмый.
- Безнең районда терлекчелектә продуктлылыкны арттыру мөм-кинлеге бармы соң?
- Әйе, бездә мөмкинлек бар, тик тулы җаваплылык белән эшләргә генә кирәк. Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, терлекчелек буенча консультант алдына, хуҗалыкларга барып, андагы хәлне бәяләү өчен исәпләүләр уздыру бурычы куелды. Без нинди резервлар булуын, хуҗалыкларга нинди таналар кайтарылуын, көтүне 25 процентка яңарту турындагы күрсәтмә-ләр үтәләме - барысын да белеп торырга тиеш. Бездә мәгълүматлар булса да, исәпләүләрдән соң хуҗалыкларда күпме бозаулар алыначагы, ай саен продукциянең, аерым алганда, сөтнең күпме җитештереләчәге аермачык билгеле булачак. Кайбер хуҗалыкларда терлек сатып алырга зур мөмкинлекләр булса да, аларны куярга урын юк, ә башкаларда абзарлар буш тора. Әлеге фермаларны башка хуҗалыкларга арендага бирү мөмкинлеген табарга кирәк. 100 тонна сөт алу планын адым артыннан адым ясап тормышка ашыра башлыйбыз. Безгә терлекчелектәге эшнең сыйфатын тамырдан үзгәртергә кирәк. Мамадыш районында, әйтик, бер фермер Мотыйгуллин гына да 80 тонна сөт тапшыра.
- Кырчылыкка әйләнеп кайтыйк. Киләсе елга әзерлек ничек бара?
- Көздән без 9500 гектар көзге арыш, 7500 гектар көзге бодай чәчеп калдырдык. Барлыгы 17000 гектар мәйдан чәчелде. Эшнең калган өлеше язын башкарылачак. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы техниканы кышкы саклауга кую буенча конкурс уздырды. Министрлык вәкиле Наил Нурулла улы Хәмидуллин белән бергә биш хуҗалыкта булдык. "Высокогорская" агрофирмасында кышка әйбәт әзерлән-гәннәр. Аларда комбайннар барысы да, чистартылып һәм буяп, бер рәткә тезеп куелган, башка авыл хуҗалыгы машиналары да тәртиптә. "Бөреле"дә булдык, анда да техника әзер һәм түбә астына кертелгән. "Каенлык" һәм "Красная заря"да да әлеге юнәлештә эшләр алып барыла. Барлык урыннарда да эш шушындый тизлектә барса, язны без тулы әзерлектә каршылаячакбыз һәм мул уңышка да исәп тота алачакбыз.
- Рәхимҗан Зарифович, районда бәрәңге үс-терү перспективалары турында сөйләмәссезме?
- Быел безнең районда бәрәңге 440 гектарда үстерелде, шуларның 250се - "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә, 80е - "Татарстан" агрофирмасында, 80е - "Каенлык" җаваплылыгы чикле ширкәтендә һәм 10сы - "Ватан"да.
Бәрәңгенең уртача уңышы гектардан 128 центнер тәшкил итте. Бу бик түбән күрсәткеч. Бары тик "Татарстан"да гына уңыш 240 центнер алынды, бу районда иң югары күрсәткеч, әмма республика өчен - уртача сан. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районнар алдына әлеге культура мәйданнарын 700 гектарга кадәр арттыру бурычын куйды. Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин 1000 гектар, диде. Без моны хуҗалыкларга бүлдек, язын әлеге юнәлештә зур эшләр көтә. Моңа кадәр беркайчан да бәрәңге утыртмаган хуҗалыкларны бу культураның отышлылыгына инандырырга кирәк. Шәһәргә терәлеп урнашкан район буларак, безнең "икенче икмәк"не ярминкәләрдә сату мөмкинлегебез бар. Һәр ике атна саен без Казанга авыл хуҗалыгы ярминкәләренә барабыз, ит, сөт, ашлык, бәрәңге - ни үстерсәк, шуны сатабыз. Бәрәңгегә сорау зур. Хәзерге вакытта "Бөреле" сату планын үтәде дә инде, "Татарстан" да күп сатты. Әмма барыбер бу шәһәр халкының ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерү өчен аз. Хуҗалыкларга бәрәңге сату икътисад өчен отышлы. Бу кулга кергән акча. Октябрь башында Авыл хуҗалыгы министрлыгы тәкъдим иткән бәя килограммы 10 сумнан иде, аннары 12 сум булды. Ихтыяҗ арту белән бәяләр дә арта. Без ярминкәләр уздыра торган Авиатөзелеш районы администрациясе бәрәңгене гел сорап кына тора. Әмма бездә аның кадәрле бәрәңге юк, шуңа күрә район башлыгының мәйданнарны 1000 гектарга кадәр арттырырга дигән таләбе бик урынлы. Икътисад мәсьә-ләләрен аңлаган һәр авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе базар серләренә төшенергә һәм сорау зур булган продукцияне җитештерергә тиеш.
- Бу авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү буенча яңадан элекке дәрәҗәләрне яуларга кирәклекне аңлатамы?
- Әйе, без импортны алыштыру буенча киеренке эшләргә тиеш. Һәрвакытта да бәрәңгене күп итеп үстергән Татарстанның аны Мисырдан кайтаруын дөрес хәл дип әйтеп булмый. Бездә, чынлап та, элек тоткан урынны яңадан яулау мөмкинлеге туды һәм мондый мөмкинлектән тулысынча файдаланып калырга кирәк.
- Сорауларга тулы җаваплар бирүегез өчен рәхмәт!
Резидә Мөбарәкова, Разия АБЗАЛОВА әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев