СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Мактауга лаек хезмәт
2014 нче елның 10 нчы сентябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәткәрләргә, тантаналы рәвештә, Мактау грамоталары тапшырдылар. Бүләк алучылар арасында Биектау муниципаль районының "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәре Татьяна Владимировна Лызенцова да бар. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм социаль хезмәт күрсәтү...
-
Матур күлләр күп икән
"Кояшлы балачак" программасын тормышка ашыру кысаларында "Өмет" Үзәге белгечләре ишле, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә үсүче, мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен Балалар тимер юлына экскурсия оештырдылар. Бу турыда "Өмет" Үзәгенең социаль эш белгече Вера Авксентьева сөйли: Әлеге сәяхәт балалар һәм аларның әти-әниләре өчен экологик белем алу ягыннан да әһәмиятле булды....
-
Концертка бардылар
Мөмкинлекләре чикле балалар татар җырчысы Салават концертына бардылар. Аларга билетларны хәйрия фонды алып бирде, ә автобус белән район башкарма комитеты тәэмин итте. Әниләре һәм "Өмет" үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Энҗе Шакирова белән бергә коляскалы инвалидлар, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына барып, концерт карадылар.
-
Ветераннарга игътибар артсын
Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек буенча районның оештыру комитеты утырышы булды. Аны Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Люция Гобәйдуллина алып барды. Маргарита ТИМОНИНА Ветеранның социаль паспортын төзү эшләре турында социаль яклау бүлеге начальнигы Рания Гайнетдинова сөйләде. Әлеге эшнең максаты - ветераннарның нинди дә булса хезмәтләр күрсә-телүгә мохтаҗлыгын ачыклау. Сугыш...
-
Семиозерка монастырена кызыклы сәяхәт
Казан шәһәреннән төньяктарак, Семиозерка бистәсендә, мәһабәт урманнар арасында Рус Православие чиркәвенең Казан епархиясе ирләр монастыре урнашкан. Аңа XVII гасырда ук нигез салынган. Казанда чума котырган 1654 нче елда Марфа исемле монашка тө-шендә Гайсә анасын күрә, ул үзенең могҗизалы Седмиозер иконасын монастырьдан Казанга алып барырга куша. Бу нәкъ менә шулай эшләнә...
-
Әкияттә кунакта
"Өмет" Үзәге белгечләре республика хәйрия эшчәнлек советының матди ярдәмендә - Халыкара балаларны яклау көнен уздыру барышында ишле гаи-ләләрдә тәрбияләнүче балаларны "Әкият" Татар Дәүләт курчак театрына алып барды. Әле фойега аяк басканчы ук бәйрәм рухы сизелә башлады. Төрле әкият геройлары тамашачыларны күңелле программа белән театр бинасы алдында ук каршы алдылар. Безнең...
-
Кыш бабай өлкәннәр янына да килер
Халык Яңа елны бик мөһим бәйрәм дип саный. "Аны ничек каршыласаң, шулай уздырырсың да" дигән фараз да шуннан киләдер. Кеше ничә яшьтә булмасын, ул әлеге вакыйганы көтеп ала, чөнки Яңа ел һәркемне туганнары, дуслары, якыннары белән очраштыра. Комплекслы "Өмет" Үзәгенең өйләргә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге гадәт буенча берничә җирлектә...
-
“Йөрәктән йөрәккә” акциясе
Инвалидлар көненә багышланган әлеге акция барышында "Биектау" хәйрия фондына түбәндәге предприятиеләр акча күчерде: ООО УПТК «Татмелиорация» - 3000 сум. ООО «Прометей» - 5000 сум. ОАО «ГПП Элита» - 10000 сум. ОАО «Гефест» - 1000 сум. ЗАО ИКХ «Татгазинвест» - 3000 сум. «Центр гигиены и эпидемиологии в Высокогорском районе» - 3000...
-
Алдынгы шоферлар
Быел яңа уңыш ашлыгын ташуда йөздән артык шофер катнаша. Алар арасында хуҗалыкларның үз хезмәткәрләре дә, читтән килгәннәр дә бар. Төп көчне куәтле "КамАЗ"лар тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, комбайннардан ындыр табагына ашлык ташуда иң югары эшләнешкә ирешүчеләр Бөреле зонасында "Серп и молот" ширкәтеннән Сергей Захаров (11539...
-
СОЦИАЛЬ КИБЕТ ЭШЛИ
Биектау муниципаль районындагы "Өмет" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү Үзәгендә социаль кибет эшли. Аның максаты - аз тәэмин ителгән гражданнарга һәм тормышта кыен хәлләргә дучар булучыларга социаль ярдәм күрсәтү. Үзәк белгечләре кулланылышта булган өлкәннәр, балаларның өс һәм аяк киемнәрен кабул итәләр. Кием-салым тишек-тошыксыз, тапланмаган, чиста, замоклары төзек, төймәләре тагылган булырга...
-
КҮҢЕЛЛЕ ОЧРАШУ БУЛДЫ
Яңа ел бәйрәме килгәч, балаларның күзләре очкынланып яна башлый. Биектау авылындагы "Балкыш" Балалар иҗат йортында бәйрәм, балачак персонажлары Кар кызы һәм Кыш бабай белән очрашу булды. Бәйрәм чыршысына Биектау районының төрле почмакларыннан: Бөреледән, Шәпшедән, Биектаудан, Чыпчыктан, Олы Кавалдан һәм башка төбәкләрдән үзләрен тәрбиягә алучылар белән яшь ярымнан алып 16 яшькә...
-
ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ХЕЗМӘТКӘРЕ
Күптән түгел ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Биектау районындагы "Өмет" Үзәге хезмәткәрләре арасында "Елның иң яхшы хезмәткәре" конкурсы узды. Өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең алты хезмәткәре социаль хезмәт күрсәтү теориясе сораулары буенча үзара ярышты. Шулай ук "Визит карточкасы" конкурсы да әһәмияткә ия иде, аның барышында катнашучылар үзләре...
-
МИЛЛИ МУЗЕЙГА СӘЯХӘТ
"Өмет" Үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге ТРның Милли музеена экскурсия оештырды. Пановка гомуми белем бирү мәктәбенең сәләтле балалары "Универсиаданы каршылап" күргәзмәсендә булдылар. Күргәзмәгә Татарстан спортчыларының казанышлары турында сөйләүче материаллар тупланган иде. 1950-60 нчы елларда танылган спортчыларның берсе - авыр атлетика буенча Олимпия чемпионы Александр Курынов. Спорт карьерасын...
-
ФАЙДАЛЫ ЧАРА
Ничек итеп мирас теркәргә, хезмәт бәхәсен хәл итәргә, булачак пенсия күләмен ачыкларга, аерылышканда ничек тораксыз калмаска - кешегә үз гомерендә нинди генә мәсьәләләрне хәл итәргә туры килми. Белгеч киңәшеннән башка барлык сорауларга дөрес җаваплар табуы кыен була. 21 нче ноябрьдә районның Мәшгульлек үзәген-дә узган Хокукый ярдәм көнендә гражданнарга гаилә, хезмәт,...
-
ПРОГРАММА ТӘМАМЛАНСА ДА, ЭШ ДӘВАМ ИТӘЧӘК
Быел 2009-2012 елларга "Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар арасында кабаттан хокук тәртибе бозулар һәм җинаятьләргә профилактика буенча "Үзеңә ышан!" дигән озак сроклы республика программасы эшен тәмамлый. Шушы программа кысаларында "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тәрбия колонияләреннән кайткан балигъ булмаганнарны социальләштерү һәм реабилитацияләү...