Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

КҮҢЕЛЛЕ ОЧРАШУ БУЛДЫ

Яңа ел бәйрәме килгәч, балаларның күзләре очкынланып яна башлый. Биектау авылындагы "Балкыш" Балалар иҗат йортында бәйрәм, балачак персонажлары Кар кызы һәм Кыш бабай белән очрашу булды. Бәйрәм чыршысына Биектау районының төрле почмакларыннан: Бөреледән, Шәпшедән, Биектаудан, Чыпчыктан, Олы Кавалдан һәм башка төбәкләрдән үзләрен тәрбиягә алучылар белән яшь ярымнан алып 16 яшькә...

Яңа ел бәйрәме килгәч, балаларның күзләре очкынланып яна башлый. Биектау авылындагы "Балкыш" Балалар иҗат йортында бәйрәм, балачак персонажлары Кар кызы һәм Кыш бабай белән очрашу булды.
Бәйрәм чыршысына Биектау районының төрле почмакларыннан: Бөреледән, Шәпшедән, Биектаудан, Чыпчыктан, Олы Кавалдан һәм башка төбәкләрдән үзләрен тәрбиягә алучылар белән яшь ярымнан алып 16 яшькә кадәрге балалар килде.
Тәрбиягә алган гаиләләрдә үсүче балаларны карнавал костюмнары кигәч танып та булмый. Аларга уеннар, табышмакларга җавап эзләүләр, биюләр - бәйрәмнең һәр мизгеле ошады. Бөтенесе дә гадәттәге кебек... Әмма бу юлы уеннарны оештыручы һәм бүләкләр, призларны әзерләүче Кыш бабай белән Кар кызы иде. "Балкыш" Балалар иҗат йорты хезмәткәрләре кунакларны якты йөз белән каршы алдылар, бәйрәмчә уен программасы оештырдылар. Соңыннан Кыш бабай ролен башкаручының балаларны чын күңеленнән яратучы, алар белән аралашуда педагоглык тәҗрибәсенә ия булган Наил Фәрит улы Габитов булуын белдек. Ул чын мәгънәсендә истә кала торган Чыршы бәйрәме оештырды.
Без, әти-әниләр, балаларыбыз исеменнән сезгә, Наил Фәритович, нык сәламәтлек, хәйрия эшчәнлегегездә уңышлар, гаиләгезгә иминлек телибез. Зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев