Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

Мактауга лаек хезмәт

2014 нче елның 10 нчы сентябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәткәрләргә, тантаналы рәвештә, Мактау грамоталары тапшырдылар. Бүләк алучылар арасында Биектау муниципаль районының "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәре Татьяна Владимировна Лызенцова да бар. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм социаль хезмәт күрсәтү...

2014 нче елның 10 нчы сентябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәткәрләргә, тантаналы рәвештә, Мактау грамоталары тапшырдылар.

Бүләк алучылар арасында Биектау муниципаль районының "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәре Татьяна Владимировна Лызенцова да бар. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге казанышлары өчен ул Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Социаль хезмәт күрсәтү системасында ул инде 20 ел эшли (эшчәнлеген 1994 елның 1 нче маенда башлаган иде).

Үз вазифаларын Татьяна Владимировна югары профессиональлек һәм осталык белән башкара, учреждениедә уздырыла торган чараларда - конкурслар, бәйрәм концертларында актив катнаша. Тирән белеме һәм булдыклылыгы нәтиҗәсендә, аның тәрбиясендә яшәүчеләр бик әйбәт көнкү-реш ярдәме ала. Ул - оста оештыручы да, зирәк остаз да. Татьяна Владимировна яшь хезмәткәр-ләрдә кешеләргә карата җаваплы, ихлас мөнә-сәбәт, шәхси әдәп формалаштырырга тырыша, чөнки шушы сыйфатлар барысы бергә кушылып, социаль хезмәткәрнең һөнәри эшчәнлеге яхшы һәм нәтиҗәле булуын гарантияли. Татьяна Лызенцова, үз тәрбиясендәгеләр белән аралашканда, тиешле психологик климат булдыра, якланганлык хисен уята белә. Өлкәннәр аның тарафыннан кайгырту, игътибар тоеп яши. Ул аларга актив тормыш алып барырга, физик һәм психологик сәламәтлекләрен сакларга, ялгызлык тойгысыннан арынырга, рухи баерга, иҗади сәләтләрен ачарга, инде шактый кимегән көчләрен арттырырга ярдәм итә.

Татьяна Владимировна хезмәттәшләре, тәрбиясендәге кешеләр һәм яшьләрнең хөрмәтенә, чыннан да, бик лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев