Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

Кыш бабай өлкәннәр янына да килер

Халык Яңа елны бик мөһим бәйрәм дип саный. "Аны ничек каршыласаң, шулай уздырырсың да" дигән фараз да шуннан киләдер. Кеше ничә яшьтә булмасын, ул әлеге вакыйганы көтеп ала, чөнки Яңа ел һәркемне туганнары, дуслары, якыннары белән очраштыра. Комплекслы "Өмет" Үзәгенең өйләргә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге гадәт буенча берничә җирлектә...

Халык Яңа елны бик мөһим бәйрәм дип саный. "Аны ничек каршыласаң, шулай уздырырсың да" дигән фараз да шуннан киләдер.

Кеше ничә яшьтә булмасын, ул әлеге вакыйганы көтеп ала, чөнки Яңа ел һәркемне туганнары, дуслары, якыннары белән очраштыра. Комплекслы "Өмет" Үзәгенең өйләргә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге гадәт буенча берничә җирлектә үз тәрбиясендәгеләрне өйләренә барып котлауны оештыра. Маскарад костюмнары киеп, бүлекнең социаль һәм медицина хезмәткәрләре аларга чын мәгънәсендә бәйрәм оештыралар. Әлеге чарага шулай ук мәктәп волонтерлары да җәлеп ителә.

Быел Кыш бабай белән Кар кызы Бөреле һәм Каенлык авыл җирлекләренә барачаклар. Алар әкият персонажлары белән бергә котлаулар һәм әбиләр-бабайларга бераз гына бүләкләр дә әзерләделәр. Өйләргә барып, Яңа ел белән котлаулар безнең тәрбиядәгеләр үзләре турында онытмауларын, алар турында кайгырта торган кешеләр барлыгын белеп торсыннар өчен оештырыла. Бөтенесе дә үзебездән һәм иҗади фикерли белү осталыгыбыздан тора. Барыгызга да Яңа елда уңышлар телибез!

Фото с сайта gorodbelorechensk.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев