Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

Әкияттә кунакта

"Өмет" Үзәге белгечләре республика хәйрия эшчәнлек советының матди ярдәмендә - Халыкара балаларны яклау көнен уздыру барышында ишле гаи-ләләрдә тәрбияләнүче балаларны "Әкият" Татар Дәүләт курчак театрына алып барды. Әле фойега аяк басканчы ук бәйрәм рухы сизелә башлады. Төрле әкият геройлары тамашачыларны күңелле программа белән театр бинасы алдында ук каршы алдылар. Безнең...

"Өмет" Үзәге белгечләре республика хәйрия эшчәнлек советының матди ярдәмендә - Халыкара балаларны яклау көнен уздыру барышында ишле гаи-ләләрдә тәрбияләнүче балаларны "Әкият" Татар Дәүләт курчак театрына алып барды.

Әле фойега аяк басканчы ук бәйрәм рухы сизелә башлады. Төрле әкият геройлары тамашачыларны күңелле программа белән театр бинасы алдында ук каршы алдылар. Безнең балалар Маша һәм Аю белән кочаклаштылар, Шрек белән аның үткен телле зирәк Ишәгенә утырып йөрделәр, "Мадагаскар" мультфильмы геройлары белән биеделәр, Су анасы, Убырлы карчык, Чибәркәй һәм Албасты белән фоторәсемгә төштеләр, шат күңелле өч дуңгыз баласы белән кызыклы җырлар башкардылар. Теләге булган һәркем асфальтта рәсем ясау конкурсында катнаша яки үзенә күңелле битлек ясата алды.

Барыбызга да таныш "Золушка" әкиятенең яңа варианты ("Әкият" театры өчен ул быел премьера) барысын да таң калдырды: гел үзгәреп торучы үзенчәлекле декорацияләр, матур костюмнар, яктылык-тавыш белән тәэсир итү чаралары - болар барысы да гаҗәеп кызыклы булды.

Реклама

Мондый бәйрәмдә хәтта олылар да, бөтен эш-мәшәкатьләрен онытып, еракта калган самими, бәхетле балачак мизгелләренә әйләнеп кайта алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев