Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

Алдынгы шоферлар

Быел яңа уңыш ашлыгын ташуда йөздән артык шофер катнаша. Алар арасында хуҗалыкларның үз хезмәткәрләре дә, читтән килгәннәр дә бар. Төп көчне куәтле "КамАЗ"лар тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, комбайннардан ындыр табагына ашлык ташуда иң югары эшләнешкә ирешүчеләр Бөреле зонасында "Серп и молот" ширкәтеннән Сергей Захаров (11539...

Быел яңа уңыш ашлыгын ташуда йөздән артык шофер катнаша.
Алар арасында хуҗалыкларның үз хезмәткәрләре дә, читтән килгәннәр дә бар. Төп көчне куәтле "КамАЗ"лар тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, комбайннардан ындыр табагына ашлык ташуда иң югары эшләнешкә ирешүчеләр Бөреле зонасында "Серп и молот" ширкәтеннән Сергей Захаров (11539 тонна-километр), Юрий Абрамов (10661), Вадим Якимов (8345), Дөбъяз зонасында "Правда"дан Таһир Гайнуллин (11721), "Суыксу"дан Данил Сабиров (10176), "Высокогорская" агрофирмасыннан Сөләйман Зарипов (9598). Ындыр табагыннан ашлык кабул итү предприятиесенә кадәр ташуда иң яхшылар Бөреле зонасында - Шәпшедән Юрий Абрамов, Бөреледән Айрат Шәрипов һәм Айдар Шаһиев.
Игенне ашлык кабул итү предприятиесенә ташудагы эшләнеш буенча лидерлар - "Высокогорская" агрофирмасы шоферлары Рәис Шакиров, Әлфир Яруллин, "Правда" ширкәтеннән Марат Гарипов, "Татмелиорация-Агро"дан Марат Фәйзрахманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев