Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

МИЛЛИ МУЗЕЙГА СӘЯХӘТ

"Өмет" Үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге ТРның Милли музеена экскурсия оештырды. Пановка гомуми белем бирү мәктәбенең сәләтле балалары "Универсиаданы каршылап" күргәзмәсендә булдылар. Күргәзмәгә Татарстан спортчыларының казанышлары турында сөйләүче материаллар тупланган иде. 1950-60 нчы елларда танылган спортчыларның берсе - авыр атлетика буенча Олимпия чемпионы Александр Курынов. Спорт карьерасын...

"Өмет" Үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге ТРның Милли музеена экскурсия оештырды. Пановка гомуми белем бирү мәктәбенең сәләтле балалары "Универсиаданы каршылап" күргәзмәсендә булдылар.
Күргәзмәгә Татарстан спортчыларының казанышлары турында сөйләүче материаллар тупланган иде. 1950-60 нчы елларда танылган спортчыларның берсе - авыр атлетика буенча Олимпия чемпионы Александр Курынов. Спорт карьерасын ул Казанның авиация институты студенты булганда ук башлаган. Экспонатлар арасында - ул яулап алган бүләкләр, Олимпия чемпионы костюмы, фоторәсемнәр һәм документлар.
Казанда булачак Универсиадага әзерлек белән бәйле материаллар балаларда аеруча зур кызыксыну уятты. Андыйлар арасында FISU флагы, спорт объектлары макетлары, сувенирлар һәм Универсиада талисманы - канатлы ак барсның баласы Юни. Балалар мондый экскурсияне оештыручыларга рәхмәт әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев