Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

ПРОГРАММА ТӘМАМЛАНСА ДА, ЭШ ДӘВАМ ИТӘЧӘК

Быел 2009-2012 елларга "Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар арасында кабаттан хокук тәртибе бозулар һәм җинаятьләргә профилактика буенча "Үзеңә ышан!" дигән озак сроклы республика программасы эшен тәмамлый. Шушы программа кысаларында "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тәрбия колонияләреннән кайткан балигъ булмаганнарны социальләштерү һәм реабилитацияләү...

Быел 2009-2012 елларга "Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар арасында кабаттан хокук тәртибе бозулар һәм җинаятьләргә профилактика буенча "Үзеңә ышан!" дигән озак сроклы республика программасы эшен тәмамлый.
Шушы программа кысаларында "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тәрбия колонияләреннән кайткан балигъ булмаганнарны социальләштерү һәм реабилитацияләү чаралары уздырды: алар гаиләләрнең яшәгән урыннарына бардылар, уку урынында көндез, яшәү урынында төнлә контрольдә тоттылар, балигъ булмаганнарның үзләре һәм аларның әти-әниләре белән хокуклар һәм бурычлар, яңадан хокук тәртибе бозу һәм җинаятьләргә юл куярга ярамау турында әңгәмәләр, "Үзеңә ышанычны ничек арттырырга", "Зарарлы гадәтләр - нинди алар?", "Ата-аналар белән мөнәсәбәтләрне ничек җайга салырга?" дигән темаларга тренинглар, психологик һәм педагогик консультацияләр уздырылды, үсмерләр сәламәт яшәү рәвеше, үз-үзеңне социаль яктан уңай тоту белән кызыксыну уятырлык чараларга җәлеп ителделәр, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча сөйләшүләр, сораштыру-сорауларга җавап бирүләр, дин әһелләре белән әңгәмәләр, чиркәү һәм мәчетләргә экскурсияләр уздырылды, кинотерапия технологиясе буенча эшләр башкарылды, балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыруда ярдәм күрсәтелде.
Программа тәмамланса да, "Өмет" Үзәге белгечләре "Балигъ булмаганнар арасында кабаттан хокук тәртибе бозулар һәм җинаять кылуларга профилактика буенча профилактика субъектлары белән бердәм эш планы" кысаларындагы эшне дәвам итәчәкләр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев