Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

Ветераннарга игътибар артсын

Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек буенча районның оештыру комитеты утырышы булды. Аны Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Люция Гобәйдуллина алып барды. Маргарита ТИМОНИНА Ветеранның социаль паспортын төзү эшләре турында социаль яклау бүлеге начальнигы Рания Гайнетдинова сөйләде. Әлеге эшнең максаты - ветераннарның нинди дә булса хезмәтләр күрсә-телүгә мохтаҗлыгын ачыклау. Сугыш...

Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек буенча районның оештыру комитеты утырышы булды. Аны Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Люция Гобәйдуллина алып барды.

Маргарита ТИМОНИНА

Ветеранның социаль паспортын төзү эшләре турында социаль яклау бүлеге начальнигы Рания Гайнетдинова сөйләде. Әлеге эшнең максаты - ветераннарның нинди дә булса хезмәтләр күрсә-телүгә мохтаҗлыгын ачыклау. Сугыш ветераннарына - 39, сугышта һәлак булган һәм соңыннан үлгән сугышта катнашучыларның тол калган хатыннарына - 257, тыл хезмәтчәннәренә 642 паспорт тө-зелгән инде. Социаль паспорт тиешле графалары тутырылган кәгазь бите генә булып калмаска, ә бәлки тормышка ашырыла торган программа булырга тиеш, дип тә өстәде ул.
Баш табиб урынбасары Рамил Зиятдиновның чыгышы сугыш ветераннарын дарулар белән тәэмин итүгә һәм барлык уңайлыклар тудырылган махсус палаталар булдыру буенча "Безнең кадерле ветераныбыз" проектын гамәлгә ашыруга багышланды. Сугыш ветераннарына һәм безнең аралардан киткән ветераннарның тол калган хатыннарына даруларны өйләренә китереп бирү, фельдшерлар күзәтүе һәм табиблар бригадасы килү оештырылган. Биектау район үзәк хастаханәсендә ветераннар өчен икешәр койкалы өч палата җиһазланган. Алар район Советы депутатлары Габделнур Хөсәенов, Шәүкәт Вахитов, Фиркать Вахитов ярдәме белән алар акчасына ремонтланды һәм тәртипкә китерелде.
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Лилия Ибраһимова яшь-ләргә патриотик тәрбия бирү эше турында сөй-ләде. Ул әлеге эшнең Россия Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлеге, хәрби комиссариат, мәгариф һәм мәдәният бүлекләре белән бергә уздырылуын билгеләп үтте.
Мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Илдарханова-Балчиклы яшьләрне спортка җәлеп итү һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга шефлык оештыру мәсьәләләрен яктыртты. Безнең районда 6, 7, 8 нче сыйныф укучылары арасында республика мәктәп спартакиадасы һәм "Район башлыгы Олимпиадасы" физкультура-сәламәтләндерү конкурсын уздыруга зур әһәмият бирелә. Яңа уку елында мәктәпләр Россия Президенты Указы нигезендә башланган яңа проектта - ГТОда катнашачаклар.
Барлык мәктәпләрдә дә тимурчылар, волонтерлар уңышлы эшлиләр. Алар барлык ветераннарга беркетелгәннәр һәм булдыра алганча ярдәм күрсәтәләр. Укучылар эзләнү эше белән дә шөгыльләнәләр. Мәктәп-ләрдә 11 музей, шулай ук музей почмаклары бар. Аларда Бөек Ватан сугышы, безнең якташлар - Советлар Союзы геройлары, һәлак булган авылдашлар турындагы экспозицияләр әзерләнгән.
Биектау районы буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Александр Найденов, Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнгәндә, стендларны календарьдагы барлык патриотик даталарны исәпкә алып яңартырга кирәк, дип ассызыклады. ГТО нормаларын тапшыру өчен барлык мәктәпләрдә каршылыклар полосасын ясап куярга кирәк.
Районның ветераннар советы рәисе Билал Шиһабетдинов патриотик тәр-бия бирү һәм Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек буенча Туган якны өйрәнү музееның һәм мәктәп-ләрнең бергә эшләве турында сөйләде. Ул шулай ук оештыру комитетындагыларның игътибарын тыл хезмәтчәннәренә багышланган «Хәтер китабы» өчен материаллар туплау өстендә авыл җирлекләрендә җитди эшләү зарурлыгына юнәлтте. Әлегә 4769 кеше турында мәгълүматлар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев