Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

ФАЙДАЛЫ ЧАРА

Ничек итеп мирас теркәргә, хезмәт бәхәсен хәл итәргә, булачак пенсия күләмен ачыкларга, аерылышканда ничек тораксыз калмаска - кешегә үз гомерендә нинди генә мәсьәләләрне хәл итәргә туры килми. Белгеч киңәшеннән башка барлык сорауларга дөрес җаваплар табуы кыен була. 21 нче ноябрьдә районның Мәшгульлек үзәген-дә узган Хокукый ярдәм көнендә гражданнарга гаилә, хезмәт,...

Ничек итеп мирас теркәргә, хезмәт бәхәсен хәл итәргә, булачак пенсия күләмен ачыкларга, аерылышканда ничек тораксыз калмаска - кешегә үз гомерендә нинди генә мәсьәләләрне хәл итәргә туры килми. Белгеч киңәшеннән башка барлык сорауларга дөрес җаваплар табуы кыен була.
21 нче ноябрьдә районның Мәшгульлек үзәген-дә узган Хокукый ярдәм көнендә гражданнарга гаилә, хезмәт, пенсия, торак, милек законнары, мирас хокукы һәм башка мәсьәләләр буенча профессиональ юристлар консультацияләрен бушлай алу мөмкинлеге бирелде.
Хокукый ярдәм көнен оештыручылар - Татарстан Республикасында кеше хокукларын саклау буенча вәкил, "ТР буенча Россия пенсионерлары союзы" Гомумроссия иҗтимагый оешмасының региональ бүлеге. Биектау авылындагы Мәшгульлек үзәгенә беренче кешеләр көндезге сәгать бердә үк килделәр. "Россия пенсионерлары союзы"ның Татарстан бүлеге идарәсе рәисе Любовь Николаевна Мишина, ТР Адвокатлар палатасы, ТРда кеше хокукларын саклау буенча вәкиллек аппараты, прокуратура, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Пенсия фонды, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре - бер сүз белән әйткәндә, районда халыкны дулкынландыручы мәсьәләләрне хәл итәргә тиешле барлык оешмалардан килгән җаваплы хезмәткәрләр аларның сорауларына җавап бирергә әзер иде.
- Әлеге чара республика күләмендәге Хокукый ярдәм көне кысаларында оештырыла, - диде кеше хокукларын саклау буенча вәкиллек аппаратының мәгълүмат-аналитик бүлеге начальнигы Ралия Роберт кызы Мөхәммәтханова. - Бу безнең "Россия пенсионерлары союзы" белән уртак проектыбыз. Гражданнар белән күп белгечләр аралашты, барлык сорауларга җентекле, аңлаешлы җаваплар бирелде.
Баштагы ике сәгатьтә консультациягә 27 биектаулы килде, барлыгы 41 мөрәҗәгать теркәлде.
- Бездә сораулар нигездә эшкә урнашуга кагыла, - диде Мәшгульлек үзәге начальнигы Лениза Шамил кызы Газизуллина. - Вакансияләр банкы буенча без эшсезләргә берничә вариант тәкъдим иттек. Декрет ялыннан соң килгән хатын-кызга өстәмә белем алырга киңәш бирдек.
Авыл җирендә эшләүче укытучыларга субсидияләр түләү, ТКХ тарифларының күтәрелүе нигезлеме-түгелме, җир участокларын һәм торак йортларны теркәү кебек халык өчен мөһим проблемаларга карата да сораулар байтак булды.
Биектаулыларның күп хокукый сорауларына адвокат Иван Александрович Новожилов җавап бирде.
- Кешеләрнең хокукый мәсьәләләргә күбрәк төшенәселәре килә, - диде Биектау муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Гүзәл Илдус кызы Илдарханова-Балчиклы. - Халыкның актив булуы әйбәт. Мондый хокукый ярдәм көннәрен киләчәктә дә уздырырга уйлыйбыз.
Узган ел Казанда хокукый ярдәм көнендә консультация алырга 700 дән күбрәк кеше килгән. Быел аларга республика районнары халкы, шул исәптән Биектау районында яшәүчеләр дә кушылды. Хокукый белемгә ия булу кешеләрнең тормышын ышанычлырак, тынычрак, уңайлырак, тотрыклырак итә.

Рәсемдә: Биектау Мәшгульлек үзәгендә хокукый ярдәм көнендә.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев