Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Семиозерка монастырена кызыклы сәяхәт

    Казан шәһәреннән төньяктарак, Семиозерка бистәсендә, мәһабәт урманнар арасында Рус Православие чиркәвенең Казан епархиясе ирләр монастыре урнашкан. Аңа XVII гасырда ук нигез салынган. Казанда чума котырган 1654 нче елда Марфа исемле монашка тө-шендә Гайсә анасын күрә, ул үзенең могҗизалы Седмиозер иконасын монастырьдан Казанга алып барырга куша. Бу нәкъ менә шулай эшләнә...

    Казан шәһәреннән төньяктарак, Семиозерка бистәсендә, мәһабәт урманнар арасында Рус Православие чиркәвенең Казан епархиясе ирләр монастыре урнашкан. Аңа XVII гасырда ук нигез салынган.

    Казанда чума котырган 1654 нче елда Марфа исемле монашка тө-шендә Гайсә анасын күрә, ул үзенең могҗизалы Седмиозер иконасын монастырьдан Казанга алып барырга куша. Бу нәкъ менә шулай эшләнә һәм шуннан соң шәһәрдә чума таралудан туктый.

    Агымдагы елның 3 нче июлендә "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы Үзәге пенсионерлар һәм инвалидлар - "Җылы очрашулар" клубы әгъзалары өчен экскурсия оештырды.

    Семиозеркага барып җитәргә берәр километр ара кала тоташ урман өслегеннән күк йөзе кебек зәңгәр гөмбәз күренеп тора. Ачык кызыл төстәге чиркәү үзе чәчәкләргә һәм яшеллеккә күмелгән. Чиркәүдә хезмәт итүчеләрдән берәү - София анакай монастырьның тарихы һәм көндәлек тормышы, андый изге урыннар турындагы риваятьләр, тыюлык территориясендә урнашкан шифалы изге чишмәләр турында күп кызыклы нәрсәләр сөй-ләде.

    Монастырь чиркәвендә булганнан соң, безнең төркем бу урыннан 1 километрлап ераклыкта урнашкан Изгеләр чишмәсенә юнәлде. Седмиозер монастыреның әйләнә-тирәсе - кеше кулы тимәгән, табигать тарафыннан тудырылган могҗиза. Әле монда, әле тегендә бер карауда гына хәтта күз карашы белән генә дә иңләп булмый торган тупыллар. Алар янындагы башка агачлар кеп-кечкенә булып күренәләр.

    Изгеләр чишмәсе үзе бормалы юллар буйлап ашкынып ага торган инешле чокырда икән. Әлеге чишмәнең боз кебек салкын, көмеш кебек чиста суы тәме буенча республикада иң яхшылардан санала. Бу чишмәнең суын алырга кешеләр әле монастырь җимерек вакытта да әллә кайлардан килә торган булганнар.

    Безнең белән экскурсиягә баручылар да үзләре белән алып килгән савытларына чишмә суы тутырдылар һәм су коену өчен ясалган махсус корылмага менделәр. Сызлаган-авырткан урыннары турында онытып, күпләр салкын суда коенып чыгарга булдылар. Монастырьда яшәүчеләр сүзенә караганда, мондагы су күп авырулардан савыктыра икән. Хәтта яман шеш авыруларыннан да файдасы тия диләр. Әйе шул, Ходай Тәгалә ышанган кешегә могҗизалар бүләк итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: