Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ХЕЗМӘТКӘРЕ

Күптән түгел ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Биектау районындагы "Өмет" Үзәге хезмәткәрләре арасында "Елның иң яхшы хезмәткәре" конкурсы узды. Өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең алты хезмәткәре социаль хезмәт күрсәтү теориясе сораулары буенча үзара ярышты. Шулай ук "Визит карточкасы" конкурсы да әһәмияткә ия иде, аның барышында катнашучылар үзләре...

Күптән түгел ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Биектау районындагы "Өмет" Үзәге хезмәткәрләре арасында "Елның иң яхшы хезмәткәре" конкурсы узды.
Өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең алты хезмәткәре социаль хезмәт күрсәтү теориясе сораулары буенча үзара ярышты. Шулай ук "Визит карточкасы" конкурсы да әһәмияткә ия иде, аның барышында катнашучылар үзләре белән таныштырдылар. Иҗади конкурсны башкарганда катнашучыларның нәтиҗәләре начар булмады, аның барышында 2020 ел социаль хезмәткәренең өс киемен ясарга һәм якларга кирәк иде. Шулай ук "Социаль кроссворд" викторинасында конкурсантларга кроссворд чишәргә туры килде. Кулинария буенча ярышта барлык катнашучылар очколарның максималь күләмен җыеп, чираттагы тапкыр безнең социаль хезмәткәрләрнең үз эшләрен яхшы белеп кенә калмыйча, уңган хуҗабикәләр дә булуларын расладылар.
Үзәк директоры Люция Шамиль кызы Гобәйдуллина җитәкчелегендәге тәҗрибәле жюри катнашучыларга гадел бәя бирде. Конкурс нәтиҗәләре буенча 3 нче урынны Яңавыл авылыннан Н.Ф.Җәләлиева алды,
2 нче урын Мәмдәл авылыннан Л.С.Хәсәновага бирелде, беренче урынга Бикнарат авылыннан К.Г.Хәкимҗанова лаек булды. "Елның иң яхшы хезмәткәре" конкурсында "Абсолют җиңүче" исемен Яңавыл авылыннан Л.Г.Гайнуллина алды. "Иң оригиналь социаль хезмәткәр" номинацисендә Чыршы авылыннан Г.М. Гатауллина җиңүче булды, ә "Иҗади эшләүче социаль хезмәткәр" номинациясендә Алан-Бәксәр авылыннан С.Г. Камалиевага тиңнәр табылмады.
Мондый конкурслар үз сәләтләреңне күрсәтү, тагын бер кат белем дәрәҗәңне бәяләү мөмкинлеге бирә. «Өмет» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү Үзәгенең бөтен коллективы, сәхнәдә барган күренешләрне күзәтеп, катнашучылар өчен чын күңелдән дулкынланып, аларга көч биреп, уңышларына куанып торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев