Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Өлкәннәр көне алдыннан – ярминкә

Гадәткә кергән көзге авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәсен районыбыз халкы түземсезлек белән көтеп ала. Яшелчә, бәрәңге ит һәм сөт продуктларын кыш буена җитәрлек итеп кулай бәядән алып калу өчен яхшы мөмкинлек бу. Җитештерүчеләргә дә әйбәт: товарларын, шәһәрләргә барып тормыйча, үзебездә генә саталар. Быелгы ярминкә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган иде, шуңа күрә...

Гадәткә кергән көзге авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәсен районыбыз халкы түземсезлек белән көтеп ала. Яшелчә, бәрәңге ит һәм сөт продуктларын кыш буена җитәрлек итеп кулай бәядән алып калу өчен яхшы мөмкинлек бу. Җитештерүчеләргә дә әйбәт: товарларын, шәһәрләргә барып тормыйча, үзебездә генә саталар.

Быелгы ярминкә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган иде, шуңа күрә авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләр үз продукцияләрен һәркемнең буе җитәрлек бәядән сатты. "Биектау" спорт комплексы каршындагы мәйданда иртәнге сәгать җидедән үк товар төялгән машиналар тезелгән иде инде. Иртүк торып, автомобильле, зур сумкалы, бишекле, арбалы сатып алучылар да килеп җитте. Көзге ярминкәдә иң популяр товар - бәрәңге. Аны мулдан алып килгәннәр. Эре-эре Бөреле бәрәңгесе тутырылган челтәр капчыклар тиз арада ияләрен тапты. "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятеннән китерелгән кәбестә, кишер, башка төрле яшелчәләргә дә сорау зур булды. Суганлы сеткалар да тиз таралып бетте.

- Көзге ярминкәдә, гадәттәгечә, районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә актив катнаша, - дип сөйләде агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе Ирек Сабитов. - Якшәмбе ярминкәсенә 28 машина килде. Авыл җирлекләре, мәктәпләр дә читтә калмады.

Ярминкәгә район җитәкчеләре дә килгән иде. Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, (вазифасы????) Илнар Мөхлисов, шулай ук башкарма комитет, авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре, сәүдә рәтләрендә йөреп, товарның сатылышы һәм бәяләре белән кызыксындылар. Рөстәм Галиулла улы пешкән икмәкнең төрле сортларына игътибар итте, үзенчәлекле итеп пешерелгән ипинең берсен сатып та алды. Аны Каенлык авыл җирлеге сатуга куйган эре урман чикләвеге дә кызыксындырды.

Үз йортлары белән яшәүче биектаулыларның күбесе - мал-туарына печән, салам, бөртек, ә дача хуҗалары тиресне нәкъ шушы көзге ярминкәдә алып калырга тырыша. Ул көнне авыл хуҗалыгы предприятиеләре бодайның килосын - 8 сумнан, борчакны - 10, арпаны - 7, солыны 6 сумнан сатты.

Быел җәй башы коры килгәнлектән, уңышның мул буласына өмет аз иде. Шуңа да карамастан, авыл хуҗалыгы предприятиеләре тамыразыктан да, яшелчәләрдән дә әйбәт кенә уңыш җыеп алды. Иң яхшы, иң эре "икенче икмәк"не ярминкәдә килосын 12 сумнан, вагракларын 8-10 сумнан сатып алырга була иде. Кәбестәнең килосы - 8 сумнан, башлы суганныкы 14 сумнан сатылды.

Һәр хуҗалык үз сәүдә мәйданчыгын матуррак итеп бизәргә тырышкан. Авыл җирлекләре һәм мәктәпләр аеруча тапкырлык күрсәткән. Тиз генә өй дә әмәлләп куйганнар, көзге чәчәкләр һәм яфраклардан гөлләмә, яшелчә белән җиләк җимештән төрле сыннар да ясаганнар. Үреп, бәйләп эшләнгән йорт кирәк-яраклары, киемнәр, үзенчәлекле салатлар, кайнатмалар, компотлар, тозланган яшелчәләр мәктәп ярминкәләренең бизәге булды.

Авыл фермерларының ит өстәлләре янында да сәүдә гөрләп торды. Сыер ите, дуңгыз ите, йомырка, бал, сыер сөте, кәҗә сөтен бик яратып алдылар.

Ярминкәләр дәртле җырлар, шашлык, пироглар һәм хуш исле чәйсез үтми, әлбәттә. Боларын инде авыллардан килгән артистлар, мәдәният бүлеге һәм туклану оешмалары хезмәткәрләре кайгырткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев