Авыл хуҗалыгы ярминкәләре бара
Татарстанда импортны алмаштыру һәм авыл хуҗалыгы продукцияләренә бәяләр артуга юл куймау мәсьә-ләләре буенча оператив штаб оештырылды. Мәгълүм булганча, 2014 елның 6 нчы августында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның "Россия Федерациясе иминлеген тәэмин итү максатында аерым махсус икътисади чаралар куллану турында"гы Указы чыкты. Азык-төлеккә бәяләр артуга юл куймауга юнәлдерелгән чараларның берсе...
Татарстанда импортны алмаштыру һәм авыл хуҗалыгы продукцияләренә бәяләр артуга юл куймау мәсьә-ләләре буенча оператив штаб оештырылды.
Мәгълүм булганча, 2014 елның 6 нчы августында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның "Россия Федерациясе иминлеген тәэмин итү максатында аерым махсус икътисади чаралар куллану турында"гы Указы чыкты. Азык-төлеккә бәяләр артуга юл куймауга юнәлдерелгән чараларның берсе - ярминкәләр оештыру. Шушы көннәрдә Министрлар Кабинетында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Леонидович Титов, сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Шакир улы Фәттахов, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан республикасындагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Руслан Гомәр улы Биктимеров катнашкан брифингта сүз шул хакта барды.
Халыкны авыл хуҗалыгы продукциясе, көндәлек кулланыла торган азык-төлек товарлары белән тәэмин итү өчен, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2014 нче елның 6 нчы сентябреннән Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештыра.
Ярминкәләрдә Татарстан агросәнәгать комплексының 31 муниципаль районындагы иң зур оешмалары һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр катнаша. Сәүдә атна саен шимбә көннәрендә Казанның - 7, Чаллының 3 мәйданында бара.
Иң зур ярминкә 14 нче сентябрьдә булды. Ул көнне республика ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлады, шуңа күрә Казанда ярминкә сәүдәсе сайлау участоклары янындагы 50 урында узды. Берсенә (Чехов базары артында - Достоевский урамындагысына) Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов та килде.
Узган 3 ярминкәнең нәтиҗәләре мондый: Казан һәм Чаллының сәүдә мәйданчыкларына 1424,7 тонна бәрәңге, 445,5 тонна яшелчә, 137,6 тонна ит, 804,1 тонна он, 126,3 тонна шикәр комы, 98 тонна сөт - җәмгысы 101,2 млн сумлык продукция китерелгән. Боларны алып килүгә 1500дән артык автотранспорт җәлеп ителгән. Ярминкәләр 2014 нче елның 27 нче декабренә кадәр дәвам итәчәк.
Ел башыннан бирле ТРның ашамлыклар базарында инфляция 107,2 процентка җиткән. Узган ел бу сан 105,3 процент булган. Бу хакта брифингта ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов белдерде.
Аның сүзләренә караганда, бу күрсәткечнең артуына август ахырында бәяләр күтәрелү йогынты ясаган. Ул чакта майлы эремчек, дуңгыз ите һәм каты сырлар кыйммәт-ләнгән иде. Бу продуктларның бәясе барлык сәүдә челтәрендә 5-6 процентка артты.
Р.Фәттахов Татарстанның ашамлык продуктлары җибәрү буенча Казахстаннан, Төркиядән, Ираннан тәкъдимнәр алганын да хәбәр итте. Камчатка безгә балык сатарга җыена. "Гомумән алганда, Татарстанның азык-төлек продуктлары базары тотрыклы. Бәяләрнең артык сикерүе күзәтелми", - диде Рашат Шакир улы.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендәге товарларның бәяләре чагыштырмача арзан булу аркасында, алыпсатарлар барлыкка килде. Алар, башлыча, бәрәңгене күпләп сатып ала, аннары кыйммәтрәк бәядән сата. Бу хакта журналистларга ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче үзе сату шәһәр халкына продукцияне сәүдә челтәрләрендәгегә караганда арзанракка алу мөмкинлеге бирә. Ләкин "арадашчы буын" барыбер пәйда булды. Эш шунда: ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы товар җитештерүчеләргә ярминкәләр вакытында товар сатканда бәяләрне билгеле бер кыйммәттән арттырмаска киңәш иткән иде. Мәсәлән, бәяләр сыер итенең килограммына 230-250 сумнан, дуңгыз итенә - 200-230, сарык итенә - 280-300, тавык итенә - 100, күркә итенә - 150 сумнан артмаска, тавык йомыркасының беренче категориялесе сатып алучыга 35 сумнан кыйммәт булмаска тиеш. Бүлеп сатыла торган сөтне - литрын 23 сумнан, каты сырларны - килограммын 230 сумнан, атланмайны килограммын 260 сумнан сатарга мөмкин. Җирдә үскән продукциягә дә бәяләр билгеләнгән. Мәсәлән, бәрәңгенең килограммына - 10 сум, кишергә - 15, аш чөгендеренә - 13-15, башлы суганга - 15, кәбестәгә - 7-8 сум.
Менә шул түбән бәяләр чая кешеләрне эшкә тотынырга котыртты да инде. Ярминкәләрдә алар күбрәк бәрәңге сатып ала. Бу продукцияне сатучы машиналарның 2 сәгатьтән үк бушап калуы очраклы түгел, ди Николай Титов. Димәк, агросәнәгать комплексы товарларына кулай бәядән тиенү өчен, аларны җитештерүченең үзеннән сатып алырга кирәк. Шуңа күрә авыл кешеләре товар алып килә торган сәүдә мәйданчыкларына шимбә көнне иртәрәк барырга туры килә инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев