Тренер Тюрин чемпионнар тәрбияли
Быелгы спорт сезоны Биектау футболчылары өчен уңышлы булды. Яшүсмерләрнең һәм өлкәннәрнең җыелма командалары - районнан берьюлы ике команда югары титуллар яуладылар. Бу уңышта футбол кырына уенчы булып беренче тапкыр җиде яшендә чыккан тренер Станислав Тюринның өлеше гаять зур. - Үз вакытында мин ярыйсы гына әйбәт уенчы булып саналдым, җыелма команда...
Быелгы спорт сезоны Биектау футболчылары өчен уңышлы булды. Яшүсмерләрнең һәм өлкәннәрнең җыелма командалары - районнан берьюлы ике команда югары титуллар яуладылар.
Бу уңышта футбол кырына уенчы булып беренче тапкыр җиде яшендә чыккан тренер Станислав Тюринның өлеше гаять зур.
- Үз вакытында мин ярыйсы гына әйбәт уенчы булып саналдым, җыелма команда составында район данын якладым, хәтта "Рубин"га да чакырдылар, - дип башлады үзендә тәрбияләнүчеләр турындагы сүзен Станислав Тюрин. - Ул вакытта спорт базасына барып җитүе дә зур проблема булды. Хәзер генә ул Казанга кадәр автобуслар йөреп тора, машина алу да әллә ни кыен түгел. Ә элек исә шәһәргә бары электричкада гына барып була иде. Мәктәп тәмамлагач, тренер булырга хыяллансам да, әти-әнием үгетләвенә карап, авыл хуҗалыгы академиясенең икътисад факультетына укырга кердем. Бәлки шуңа күрәдер дә, 1999 елда югары белем турында диплом алганнан соң, Биектауның 3 нче мәктәбенә физкультура укытучысы булып урнаштым һәм бер үк вакытта балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тренер вазифаларын башкаруга керештем.
Үз хезмәте белән чын мәгънәсендә мавыккан кеше генә сайлаган һөнәре белән башкаларны кызыксындыра ала, дигән сүзләрдә тирән мәгънә бар. Тренерлар, араларында, авырлыкларга түзә алмыйча, командадан китүчеләре булса да, спорт сөюче малайлар җитмәүдән зарланмыйлар. Әйбәт нәтиҗәгә атнага биш тапкыр икешәр сәгать күнегүләр белән шөгыльләнеп, үзеңне даими камилләштереп торганда гына ирешергә мөмкин.
- Минем өчен футбол гади мавыгу гына түгел, ул - минем тормыш рәвешем, - дип сөйләде Станислав Тюрин. - Кечкенәдән үк "Спартак"ның җанатары булдым, ә үрнәк ала торган кешем - Федор Черенков иде. Ни кызганыч, күптән тү-гел ул бик иртә безнең аралардан китеп барды. Аның ничек уйнаганын, бөтен кырны "күз уңында" тотуын күзәтергә ярата идем. Тупны ул үз командасындагыларга ничек оста итеп тапшыра иде! Күпмедер дәрәҗәдә мин уенда аның алымнарын кулланырга өй-рәндем.
Тренерның шундый булдыклылыгы аның тәрбиясендәгеләргә дә күчкән, һәм алар бу сыйфатларын Чистай командасы белән алар кырында уйнаганда тулысы белән күрсәтүгә ирештеләр. Нәтиҗәдә безнең районның футбол буенча җыелма командасы икенче лигада чемпион булды.
Бүген Станислав Тюрин өч яшь категориясенә караган футболчылар һәм әле тагын районның җыелма командасы белән эшли.
- 2003-2004 елгы балаларның мөмкинлекләре зур, командага яхшы спортчылар җыелды. Аларга күбрәк игътибар бирергә тырышам, - диде тренер. - Бөреле, Чыпчык тренерлары белән бергә өлкәннәрнең җыелма командасына кандидатлар сайлыйбыз. Араларында чын мәгънәсендә сәләтле футболчылар да бар.
Район спортчылары Биектау авылында яңа стадион ачылуын түземсезлек белән көтәләр. Һәм ул футболны үстерүгә этәргеч ясар, биектаулыларга якындагы ун елда алдынгылыкта булырга мөмкинлек бирер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев