Яшьләр китапка тартыла
Илебездә "Китап һәм укуны алга җибәрүнең милли программасы" кабул ителде, ә 2014 ел Россия Федерациясе Президенты тарафыннан Мәдәният елы дип игълан ителде. Фән эшлеклеләре укуга карата кызыксынуны көчәйтү, укыла торган әдәбиятның сыйфатын һәм төрлелеген арттыру өчен шартлар тудырырга тырышкан арада, тормыш һәр нәрсәне үзенчә хәл итә. Һәм ул шулай яхшырак...
Илебездә "Китап һәм укуны алга җибәрүнең милли программасы" кабул ителде, ә 2014 ел Россия Федерациясе Президенты тарафыннан Мәдәният елы дип игълан ителде.
Фән эшлеклеләре укуга карата кызыксынуны көчәйтү, укыла торган әдәбиятның сыйфатын һәм төрлелеген арттыру өчен шартлар тудырырга тырышкан арада, тормыш һәр нәрсәне үзенчә хәл итә. Һәм ул шулай яхшырак та. Соңгы вакытта яшьләр арасында киң таралган юнәлешләрнең берсе - китап уку. Электрон варианттагыларын түгел, ә бәлки ак-кара төсләрдәге рәсемле, кәгазьгә бастырып чыгарылганнарын. Мөһим шарт - укып чыкканнан соң, китапны кемгә дә булса, хәтта таныш булмаган берәүгә тапшыру. Әлеге хәрәкәттә катнашучылар бер үк вакытта китапның гомерен озайталар һәм күңелләренә хуш килгән әсәр белән уртаклашалар.
Бу яңалыкны 1 нче Биектау урта мәктәбе педагоглары хуплап каршы алдылар. Биредә фойега китап шкафы куйганнар. Һәр укучы яки укытучы анда үзенең китабын калдыра яки, киресенчә, кызыксындырган әсәрне алып укый ала. Китапханәдән аерымлыгы шунда: биредә алганны-биргәнне теркәп торасы юк, әдәбият та төрледән-төрле.
- Моннан берничә дистә ел элек россиялеләр иң күп укучы милләт санала иде. Аннан соң инде күп нәрсәләр үзгәрде, кайберәүләр уку турында оныта да башладылар. Әмма бу беренче карашка гына шулай, чөнки белемгә һәм гүзәллеккә омтылыш безнең аңга ана сөте белән сеңдерелгән. Һәм мәктәпнең ишек төбенә куелган әлеге шкаф - шуңа ачык дәлил, - диде 1 нче Биектау мәктәбенең китапханә мөдире Наталья Копылова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев