Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Депутат бүләген тапшырдылар

Халыкара өлкәннәр көне алдыннан, Каенлык авыл җирлегендә ялгыз яшәүче өлкәннәр бу дата уңаеннан котлаулар һәм бүләкләр алды. ТР Дәүләт Советының «Бердәм Россия» партиясеннән сайланган депутаты - «ГазпромТрансгаз Казан» генераль директоры Рәфкать Кантюков исеменнән бүләкләрне аларга депутат ярдәмчесе Гүзәл Минкина тапшырды. Бу көнне өч ветеранның өендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова...

Халыкара өлкәннәр көне алдыннан, Каенлык авыл җирлегендә ялгыз яшәүче өлкәннәр бу дата уңаеннан котлаулар һәм бүләкләр алды.

ТР Дәүләт Советының «Бердәм Россия» партиясеннән сайланган депутаты - «ГазпромТрансгаз Казан» генераль директоры Рәфкать Кантюков исеменнән бүләкләрне аларга депутат ярдәмчесе Гүзәл Минкина тапшырды.

Бу көнне өч ветеранның өендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова белән Каенлык авыл җирлеге башлыгы Эльвера Әхмәдуллина да булды. Алар ветераннарга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, сәламәтлек, күтәренке кәеф, рухи ныклык һәм җитеш тормыш теләделәр.

Фото: депутат ярдәмчесе Гүзәл Минкина, район башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова һәм Каенлык авыл җирлеге башлыгы Эльвера Әхмәдуллина пенсионерларны Өлкәннәәр көне белән котлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев