КӨН ТЕМАСЫ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Рөстәм Миңнеханов: «Иң мөһиме – халык ышанычы»
6 нчы сентябрьдә Казанда, Универсиада авылында "Бердәм Россия" партиясе активының форумы булды. Анда Республика Дәүләт Советы депутатларын сайлауда партия исемлегендә алда торучы, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
-
Район Советының чираттан тыш утырышы
2014 нче елның 8 нче сентябрендә Биектау муниципаль район Советының чираттан тыш 41 нче утырышы булды. Аны район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин алып барды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасы Президентының территория-ләр белән эшләү Идарәсе баш киңәш-чесе Илдар Ибраһимов катнашты. Депутатлар район башкарма комитеты...
-
Алдан сайлау хокукыннан файдаланыгыз!
Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларда тиешле вакытыннан алда тавыш бирү хокукыннан Биектау районының дистәләгән сайлаучысы файдаланды да инде. 3 нче сентябрьдән андыйлар өчен район хакимияте бинасында территориаль сайлау комиссиясе эшли. Кешеләрнең 14 сентябрь - сайлау көненә кадәр тавыш бирергә килүләренең сәбәпләре төрле. Болар - укуда булу, бакчада яки дача участогында...
-
Алга, яңа белемнәр иленә!
Көз башы мәктәпкә җыелган балаларга аяз, кояшлы көн бүләк итте. Беренче сентябрьнең ял көне булуына балалар да, әти-әниләр дә сөенде, чөнки Беренче кыңгырау бәйрәменә бергә бара алдылар. Укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр белән бергә Биектауның 2 нче урта мәктәбендә яңа уку елын Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстанның Кеше хокуклары...
-
Биектау районында укытучыларның район киңәшмәсе булды
Биектау районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе 29 нчы августта булды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты. "Заман этабында Биектау муниципаль районында мәгариф үсешенең иң мөһим юнәлешләре. 2014-2015 нче уку елына алда торган бурычлар" дигән доклад белән...
-
Сертификат алучылар саны арта
«Высокогорская» агрофирмасында урып-җыю мәйданнарының 63 проценты җыеп алынган. Уртача уңыш 22 центнер тәшкил итә. Дамир Абдуллин, Ильяс Вәлиев, Фәнис Вәлиев, Фәрид Абдуллин, Мидхәт Зарипов, Әгъзам Булатов һәм башка механизаторлар уракның беренче көннәреннән үк тырышып эшлиләр. Рәсемдә: район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин премия сертификатын «Высокогорская» агрофирмасының алдынгы комбайнчысы Мидхәт Зариповка тапшыра. Фәнил...
-
Халык белән ихлас сөйләште
Узган пәнҗешәмбедә Биектау районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде. Аны район буенча сәяхәттә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин озатып йөрде. Башта ул Чыпчык мәктәбенә барды, укытучылар һәм укучылар белән аралашты. Бу мәктәптә күптән түгел генә капиталь ремонт тәмамланды. Ярты гасыр чамасы элек төзелгән...
-
“Серп и молот” – урак алдынгысы
21 нче августка безнең районда бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклылар 19 мең гектарда җыеп алынды. Бу суктырылырга тиешле мәйданның 57 процентын тәшкил итә. "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәте эш темпларын киметми. Биредә игеннәр мәйданның 74 процентында суктырылган инде. Басуларны Сергей һәм Анатолий Семеновлар, Евгений Харитонов, Владимир Филиппов, Анатолий Ивойлов, Николай Родин...
-
Илдар – җиңүче
Узган атнада Теләчедә билбау көрәше буенча республика чемпионаты булды. Йөз килограммнан күбрәк авырлыктагы категориядә Илдар Абасов җиңү яулады. Чемпионат нәтиҗәләре буенча ул, Бөтенроссия ярышларында катнашу өчен, Татарстанның җыелма командасы составына керде. Илдарны шундый яхшы күрсәткечкә ирешүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
-
Ага чишмә челтер-челтер...
Авылларда чишмәләр гомер-гомергә изге урын дип санала. Күп җирләрдә кешеләр чиш-мә суының дәвалау көче барлыгына ышана. Ә борынгы заманнарда егетләр һәм кызлар чишмә янында күрешеп, мәхәббәт аңлашкан. Кешеләрнең чиста су чыганагын тәртип-тә тотарга тырышуларының сере, сәбәп-ләре дә шунда. Чишмәләр турында сөйли башлаганчы, Алат авыл җирлегендә халыкны су белән тәэмин итү...
-
Мәйданның яртыдан күбрәге җыелды
Август аеның икенче яртысы - хуҗалыклар өчен кызу чор. Игеннәрне дә тизрәк суктырып бетерәсе бар, терлек азыгын да күбрәк хәстәрләп калдырырга кирәк, туңга сөрүне дә озакка сузарга ярамый. Дөбъяз ягындагы хуҗалыкларда туңга сөрүдә район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның котлавына лаек булган беренче алдынгылар да бар инде. "Әсән" җаваплылыгы чикле ширкәтеннән «Т-150»...
-
Дөбъяз читекләрен биючеләр бик ярата
Элек-электән чигелгән читекләр һәм чүәкләр татар халкының милли үзенчәлеген чагылдырып торганнар. Данлыклы чигелгән читекләрне безнең Дөбъяз авылында да чиккәннәр. Ләкин күп кешеләр аларны Арча читекләре генә дип белә. Авылыбызда милли аяк киемнәре чигүнең гасырлык тарихы бар. Узган гасырның башларында ук Дөбъяз яклары милли аяк киеме чигүчеләренә һәм тегүчеләренә бай булган....
-
Иң өлгерләр инде игеннәрне суктыра
Биектау районы хуҗалыклары көзге арыш урып-җыю белән мәшгульләр. Хезмәт ярышы шартларын уңышлы үтәп, кызыксындыруга лаеклы игенчеләр сафы көннән-көн киңәя бара. Агымдагы атнада район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин өч механизаторга Рәхмәт хатлары һәм премия сертификатлары тапшырды. "Красная заря" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативыннан "ЖВЗ-7" ургычлы "МТЗ-82" тракторында 202 гектар бөртеклеләр урдырган Әмир Шиһапов,...
-
Уракның беренче алдынгылары билгеле
Районда урып-җыю эшләре кызганнан-кыза бара. Инде бөртеклеләр суктырыла башлады. 29 нчы июльгә игеннәр 1100 гектардан җыеп алынды. Комбайнчылар арасында беренче алдынгылар да билгеле булды. Узган атнада Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин "Высокогорская" агрофирмасы җаваплылыгы чикле ширкәтеннән Әгъзам Булатовка, "Татарстан" агрофирмасыннан Илдус Мадышевка, "Серп и молот"тан Александр Семеновка, "Битаман" җаваплылыгы...
-
Иманыбыз нык булсын
Кадерле мөселман кардәшләрем! Рамазан аеның соңгы көннәре бара, 28 нче июльдә ислам дине тотучылар өчен иң зур бәйрәмнәреннән берсе саналган Ураза Гаетен бәйрәм итәчәкбез. Без ай буе ураза тоттык, үзебезнең тәкъвалыгыбызны белдереп, Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен намазларыбызны укыдык, догалар кылдык, тәравихларга йөрдек, ифтар ашлары уздырдык, үзебездә булган кимчелекләрне бетерергә, яхшы...