Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Өлкәннәргә – хөрмәт һәм дан

1 октябрьдә бөтен дөнья Халыкара өлкән-нәр көнен билгеләп үтте. Хәзерге буынның игътибарын иң төп кыйммәтләрнең берсенә - олыларны хөрмәт итүгә юнәл-тер өчен гамәлгә кертелгән бәйрәм ул. Үзебез яшь чакта, картлык турында уйлап та карамыйбыз, ул әллә кайда еракта кебек тоела. Гомер агышын сизмибез, беркайчан да картаймаячагыбызга балаларча самимилек белән ышанып...

1 октябрьдә бөтен дөнья Халыкара өлкән-нәр көнен билгеләп үтте.

Хәзерге буынның игътибарын иң төп кыйммәтләрнең берсенә - олыларны хөрмәт итүгә юнәл-тер өчен гамәлгә кертелгән бәйрәм ул. Үзебез яшь чакта, картлык турында уйлап та карамыйбыз, ул әллә кайда еракта кебек тоела. Гомер агышын сизмибез, беркайчан да картаймаячагыбызга балаларча самимилек белән ышанып яшибез.

Олы яшьтәге кешеләрнең проблемаларына җәмә-гатьчелекнең, заман яшьләренең игътибарын җәлеп итү максатыннан, Өлкәннәр көне якынлашып килгәндә, "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы Үзәге, районыбыз волонтерлары белән бергәләп, ел саен "Игелекле эшләр атналыгы" уздыра.

Реклама

Быел бу акция Биектау муниципаль районында сентябрьнең 22сеннән 26сына кадәр үтте. 49 волонтер - районыбыз мәктәпләре укучылары - өлкәннәрне котладылар, аларга открыткалар, үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар. Балалар кырыклап өлкән кешенең күңелен күрде. Чыпчык урта мәктәбе һәм Биектауның 2 нче номерлы урта мәктәбе укучыларын аерым билгеләп үтәсе килә. Тырышлыклары, активлыклары, күмәк хезмәтләре өчен, кадерле әбиләребезгә-бабайларыбызга бүләк иткән елмаюлары, җылы сүзләре өчен аларга бик зур рәхмәт белдерәбез. Үз күңелләрендәге "кояш нуры"н башкаларга бүләк итәргә сәләтле ватанпәрвәрләр тәрбияләүче әти-әниләргә һәм укытучыларга да рәхмәт. Һәрбер адресатка, яңгыратып, өч тапкыр: "Котлыйбыз!" - дибез.

Хәзер өлкәннәр декадасы бара. Бу искиткеч көннәрдә әбиләребезгә, бабайларыбызга нык сәламәтлек, күңел җылысы, шатлык-куанычлар телибез. Бу дөньяда булганыгыз өчен рәхмәт сезгә! Йортларыгыз бәхет белән тулып торсын! Балаларыгызның яратуы һәм оныкларыгызның көлгән тавышы җаннарыгызны җылытсын! Бәйрә-мегез котлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев