Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Рөстәм Миңнеханов: “Әгәр дә без авылга ярдәм итмәсәк, нигезебезне какшатачакбыз”

Казанда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать көне уңаеннан Татарстан Президенты исеменнән тантаналы очрашу уздырылды. Анда Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин җитәкчелегендә безнең район делегациясе дә катнашты. Делегация составына авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәхимҗан Кәримов, районның алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләреннән "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәте директоры...

Казанда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать көне уңаеннан Татарстан Президенты исеменнән тантаналы очрашу уздырылды. Анда Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин җитәкчелегендә безнең район делегациясе дә катнашты.

Делегация составына авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәхимҗан Кәримов, районның алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләреннән "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәте директоры Шәүкәт Вахитов, "Серп и молот" ширкәте директоры Анна Захарова, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Минсинә Латыйпова, "Татарстан" Агрофирмасы җаваплылыгы чикле ширкәте директоры урынбасары Наил Хәйретдинов, шулай ук тырышып, нәтиҗәле эшләүче авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре - "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте механизаторы Госман Вәлиуллин, "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәтенең машина белән саву операторы Зөлфия Сәгъдиева, "Высокогорская" Агрофирмасы җаваплылыгы чикле ширкәте шоферы Рәис Шакиров керде.

Мәдәни-күңел ачу комплексларының берсендә республиканың иң яхшы авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре, агросәнәгать бизнесы, министрлык һәм ведомстволар вәкилләре җыелган иде. Тантаналы кабул итүдә катнашучыларны якынлашып килгән бәйрәм белән котлап, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бу елның авыл хуҗалыгы өчен гади генә башланмавын искәртеп узды.

«Ул ничек тәмамланыр дигән хәвеф бар иде. Әмма Ходай безне ташламады һәм авылларда тир түгүче кешеләрнең хезмәте безгә республиканы ашлык, яшелчә һәм бәрәңге белән тулысынча тәэмин итү мөмкинлеге бирде. Безнең ит, сөт, шикәр чөгендере буенча күрсәткечләр - бар да шактый уңышлы. Бу - безнең авыл халкының, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүчеләрнең бик зур тырышлыгы нәтиҗәсе», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул республиканың куәтле агросәнәгать комплексы формалашу башында торган авыл хуҗалыгы тармагы ветераннарына аерым рәхмәт белдерде.

Татарстан Президенты, бүгенге иҗтимагый-сәяси вазгыять һәм Көнбатышның Россиягә карата санкцияләре илнең авыл хуҗалыгы өчен көндәшлеккә сәләтле өстенлеккә әверелергә тиеш, дип белдерде. «Безнең агросәнәгать комплексы көн-дәшлеккә сәләтле, без базарда ихтыяҗ белән кулланыла торган сыйфатлы продукция җитештерә алабыз. Без бу мөмкинлектән файдаланырга тиеш», - диде ТР Президенты.

Реклама

Ул ассызыклаганча, авыл хуҗалыгына илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү күзлегеннән генә карарга ярамый. «Авыл халкы, авыл - безнең дәүләтнең нигезе. Әгәр дә без авылга булышмыйбыз икән, нигезебезне югалтабыз», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов. Татарстанда тормышка ашырыла торган 30 федераль һәм республика программаларының иң күбе авылларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән, дип искәртеп узды ул.

«Республика җитәкчелеге һәрчак агросәнәгать комплексына ярдәм итте һәм алга таба да ярдәм итәчәк», - дип ассызыклады ТР Президенты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов республика агросәнәгать тармагының иң яхшы хез-мәтчәннәренә бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев