Мәчет өстендә ярымай калыкты
Инеш бистәсендә яшәүчеләр бу көннәрдә зур шатлык хисләре кичерәләр. Төзелеп килә торган мәчет манарасына узган җомгада ярымай куйдылар. Районда мәчетләр саны ел саен бергә яки икегә арта бара. Ходай Тәгалә йортлары халыкның үз тырышлыгы бәрабәренә һәм мәрхәмәтле оешма һәм предприятие җитәкчеләре биргән акчага төзелә. Инеш поселогы мәчете белән дә нәкъ...
Инеш бистәсендә яшәүчеләр бу көннәрдә зур шатлык хисләре кичерәләр. Төзелеп килә торган мәчет манарасына узган җомгада ярымай куйдылар.
Районда мәчетләр саны ел саен бергә яки икегә арта бара. Ходай Тәгалә йортлары халыкның үз тырышлыгы бәрабәренә һәм мәрхәмәтле оешма һәм предприятие җитәкчеләре биргән акчага төзелә. Инеш поселогы мәчете белән дә нәкъ менә шулай булды. Ярымай кую тантанасында район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты. Ул, әлеге вакыйганың ни дәрәҗәдә мөһим булуын ассызыклап, җыелучыларга тырышлыклары өчен рәхмәт белдерде.
Мәчет әле азагына кадәр төзелеп бетмәгән. Җылыту системасы уздырасы, эчке бизәү эшләрен тәмамлыйсы, әйләнә-тирәсен тәртипкә китерәсе бар. Тантанада катнашкан район предприятиеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре эшләрне башкарып чыгуда булышырга әзер торуларын белдерделәр. Аерым алганда, газ уздыруны "ФинДом" үз өстенә ала, манараны яктыртуны - Биектау район электр челтәре. Ә "ГлафСтрой", "БарсЭлитСтрой" һәм "Күп тармаклы предприятие" җаваплылыгы чикле ширкәтләре төзекләндерүгә һәм төзелеш эшләрен тәмамлауга өлеш кертәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев