Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Язгы ташу көчле булырмы?

    Яз - елның иң матур вакыты: көннәр озая, кояш җылыта, һава торышы шатландыра, табигать кышкы йокыдан уяна... Әмма яз куанычтан тыш язгы ташу сыйфатында күңелсезлекләр дә алып килергә мөмкин. Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко фаразларына караганда, республиканың 15 муниципаль районында урнашкан 68 торак пунктка...

    Яз - елның иң матур вакыты: көннәр озая, кояш җылыта, һава торышы шатландыра, табигать кышкы йокыдан уяна... Әмма яз куанычтан тыш язгы ташу сыйфатында күңелсезлекләр дә алып килергә мөмкин.

    Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко фаразларына караганда, республиканың 15 муниципаль районында урнашкан 68 торак пунктка көчле язгы ташу аркасында су басу куркынычы яный.

    Министр урынбасары мәгълүматларына караганда, быелге язгы суның көче туфракның көздән гадәттәгедән артык дымлы калуына һәм кар запасының күләменә, шулай ук уртача һава температурасына бәйле. Республикада су басу куркынычын Идел, Зөя, Казансу, Нократ, Ык, Минзәлә, Мишә, Сөн, Кече Чирмешән елгалары тудыра.

    Республиканың гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү мониторингы идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров сүзләренчә, хәзерге вакытта республика территориясе буенча туфракның дымлылыгы 63-97 процент, ә кар әрегән урыннарда 88 дән 134 процентка кадәр.

    Әгәр хәлләр көтелгәннән дә начар булса, 42 муниципаль райондагы 216 авылга су басу куркынычы яный. Аларда 6 мең йортта 19 мең кеше яши. Моннан тыш, су басу зонасына 75,3 километр автомобиль юллары, 36 күпер, 27 икътисад объектлары, 48 социаль әһәмияткә ия объектлар керә.

    2013 нче елның язы

    Узган елда су басу зонасында республиканың 11 районындагы 17 авыл, авытомобиль юлларының өч участогы һәм Буа районында ике күпер калды. Апас, Югары Ослан, Биектау, Кайбыч районнарында гадәттән тыш хәл кертелде. Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә бу чорда һәлак булган яки зыян күргән кеше булмады.

    Николай Суржко быелгы язгы ташуга әзерлек кысаларында республикада гидротехник корылмаларның ремонтлануы, елга төпләренең тирәнәйтелүе һәм чистартылуы, яр буйларының ныгытылуы, язгы сулар агарга тиешле торбаларның чистартылуы турында сөйләде. Су басудан тыш яз көне тагын бер куркыныч бар, ул да булса бозның күзгә күренеп юкаруы, әмма кешеләрнең кыш көне ияләнгән гадәт буенча боз өстеннән йөрү-ләрен дәвам итүе.

    Шушы уңайдан боз өстендә үзеңне сак тоту буенча берничә таләпне искә төшереп үтү урынлы булыр:

    - әгәр һава температурасы өч көн буена 0 градус торса, бозның ныклыгы 25 проңентка кими;

    - калынлыгы 15 сантиметрдан ким булмаган зәңгәр яки яшькельт төстәге боз гына нык дип санала;

    - боз өстенә тәүлекнең караңгы вакытында һәм күз күреме начар булганда, боз өстенә чыгарга ярамый;

    - боз өстеннән зур төркем булып бармаска, бер кеше белән икенчесе арасында 5-6 метр ара калырга тиеш;

    - бозның ныклыгын аяк белән нык итеп тибеп түгел, ә нинди дә булса әйбер, әйтик таяк, колга ярдәмендә тикшерергә кирәк;

    - әгәр дә барган вакытта боз ярылса, ярга борылырга һәм аякны боз өстеннән шудырып кына килгән юл буенча гына кайтырга кирәк;

    - боз астыннан балык тотудан тукталып торырга кирәк.

    Авыл җирлекләрендә халык белән аңлату эшләре барырга тиеш. Узган еллардан күренгәнчә, су басу куркынычы булган хуҗалыкларны, объектларны аеруча ныклы контрольдә тотарга кирәк.

    Биектау районында су басарга мөмкин булган зонага Дачное бистәсе, Бөреле җәнлек совхозы бистәсе, Мүлмә, Мәмдәл, Юртыш, Коркачык, Татар Әйшәсе авыллары, Коркачык тимер юл станциясе бистәсе, Чыпчык, Яңа Мамонино, Ивановка, Байкал, Ильино, Тимофеевка авыллары керә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: