Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Биектау районына белгеч-аграрийлар кирәк

Казанда Аграр университет студентлары белән очрашуда Биектау районы вәкилләре - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов һәм район башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова, районның эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре: "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәте һәм "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте җитәкчеләре булды. Хәзерге вакытта Аграр университетның барлык курсларында Биектау районыннан...

Казанда Аграр университет студентлары белән очрашуда Биектау районы вәкилләре - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов һәм район башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова, районның эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре: "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәте һәм "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте җитәкчеләре булды.

Хәзерге вакытта Аграр университетның барлык курсларында Биектау районыннан 113 кеше белем ала. Студентлар алдында Илнар Мөхлисов чыгыш ясады. Ул районга икътисадчылар, бухгалтерлар, агрономнар һәм башка белгечлектәге кешеләр кирәк булуын белдерде. Шулай ук тармак хезмәткәрләренә карата районда инде өч елдан бирле кулланыла торган кызыксындыру чаралары турында да әйтте. Югары уку йортын тәмамлаучыларны эшкә чакырды.

Биектау районыннан тыш, студентлар белән очрашуда республиканың Әтнә һәм Теләче районнары да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев