КӨН ТЕМАСЫ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Максат, бурычлар билгеләнде
Арчада наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору эшен оештыру буенча семинар булды. Анда район башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова, район прокуроры Минакдас Шәрәпов, "Биектау" муниципальара полиция бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы Эдуард Хәбибуллин, районның наркотикларга каршы комиссиясе секретаре Эльза Галиева катнашты. Семинарда республикада наркотикларга кагылышлы хәл; наркотиклар янавына каршы торуда чорның яңа...
-
Тынгы белмәс Котдүсов
Габделәхмәт Котдүсовның фермер хуҗалыгы даны Ямаширмәдән еракларга таралган. Тәвә кошлары һәм аккошларга сокланып карап торырга, аларны ашатырга һәм йомыркаларын ашап карарга бирегә авыл туризмын яратучылар еш килә. Хуҗа аларның һәркайсын шатланып каршылый. Котдүсовның кошлар "йорты" яралы аккоштан башланып китә. Имгәнгән, бер аучы табып алган кош турында телевидиение тапшыруыннан күреп коткара...
-
Иң мөһиме – үсеш юлында туктамаска
2014 елның 17 февралендә Биектау муниципаль район Советының утыз җиденче утырышы булды. Көн тәртибенә куелган төп мәсьәлә - социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2014 елда тормышка ашырыласы бурычлар. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры - Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министры Марат Әхмәтов катнашты. Безнең районда ул ветеринария берләшмәсендә, "Биектау" Боз сараенда булды,...
-
Зур оркестрда уйный
2014 нче ел - Мәдәният елы Учхоз мәктәбе өчен истәлекле вакыйгадан башланды. 26 гыйнварда Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Концерт залында «Достояние Республики» дип аталган яшьләр симфоник оркестры концерты булды. Аны шәһәр мэры Илсур Метшин ачып җибәрде. Ул яшь музыкантларның талантына һәм тырышлыгына соклануын белдерде һәм яшь оркестрның килә-чәккә планнары...
-
Җитәкче арбасын егерме ел тарта
Шәүкәт Вахитов гомеренең егерме сигез елын икътисадның төп тармакларыннан берсе булган авыл хуҗалыгына багышлады, егерме ел инде ул авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе. Шушы көннәрдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов аңа "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән исем бирелү турында хәбәр итеп, таныклык һәм күкрәк билгесе тапшырды. Шәүкәт...
-
Уңышлар да, кимчелекләр дә, киләчәккә планнар да игътибардан читтә калмады
Авыл җирлекләрендә узган гражданнар җыеннарында сүз нигездә бер үк төрле проблемалар турында бара. Халык су белән тәэмин итү, юллар һәм кү-перләр салу, балалар бакчалары, мәктәпләр һәм медицина пунктлары төзү мәсьәләләрен кузгаталар. Шушыларны күздә тотканда район үзәгендә барлык проблемалар күптән хәл ителгән кебек тоелырга мөмкин. Әмма Биектау станциясендә яшәүчеләрнең узган атнада...
-
Биектау районына Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры килде
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Биектау районына килде. Ул ветеринария берләшмәсендә, "Биектау" Боз сараенда булды. Биектау районы предприятиеләрендә нинди продукция җитештерелүе белән танышты. Аннары Марат Әхмәтов Биектау муниципаль районы Советы утырышында катнашты һәм чыгыш ясады.
-
Җиңүчеләр лаеклы бүләк алды
Кама Аланы бистәсендә үсмерләр арасында бокс буенча республика беренчелеге узды. Анда Биектау районының балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр уңышлы чыгыш ясадылар. 75 килограммга кадәрле авырлыкта Дмитрий Рыбин 2 нче урынны, Максим Борисов (70 кг) 3 нче, Роман Баранов (70 кг) 5 нче урынны алды. Рыбин белән Борисов 2 нче Биектау мәктәбендә...
-
Балалар күбрәк туган
Семиозерка авыл җирлеге 9 мең гектардан күбрәк мәйдан били. Аның территориясендә 6 авыл урнашкан һәм аларда 900 кеше яши. Аларны борчыган мәсьәләләр турында сүз узган атнада гражданнар җыенында барды. Очрашу чиста, матур Күлле мәктәбендә узды. Анда Биектау районы җитәкчеләре, район оешмалары һәм службалары вәкилләре катнашты. Биредә яшәүчеләрне борчыган проблемаларны тикшерергә...
-
Җиңүчеләр лаеклы бүләк алды
Кама Аланы бистәсендә үсмерләр арасында бокс буенча республика беренчелеге узды. Анда Биектау районының балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр уңышлы чыгыш ясадылар. 75 килограммга кадәрле авырлыкта Дмитрий Рыбин 2 нче урынны, Максим Борисов (70 кг) 3 нче, Роман Баранов (70 кг) 5 нче урынны алды. Рыбин белән Борисов 2 нче Биектау мәктәбендә...
-
Яхшы кәеф һәм сәламәтлек бәйрәме
Узган ял көннәрендә Усад авылы автодромында балалар һәм өлкәннәр арасында ел да оештырыла торган "Россия чаңгы юллары-2014" массакүләм ярышлары узды. 9 февраль - кышның җылы көнендә ачык спорт ярышларында катнашырга тер-кәлү узу өчен олысы да, кечесе дә автодромга җыелды. Узышта үз яшь төркемендә теләге булган һәркем катнаша алды. Быел "Россия...
-
Җитез хат ташучы
Почта хезмәткәрләренә "Биектау хәбәр-ләре" - "Высокогорские вести" район газетасына 2014 нче елның беренче яртыеллыгына язылуны уңышлы уздырулары өчен бүләкләр тапшырылды. Районның почта элемтәсе бүлеге коллективының гомуми җыелышында "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте филиалы - "Биектау хәбәр-ләре" газетасы редакциясе" директоры Габдулла Галямов хат ташучыларга һәм элемтә бүлекләре начальникларына рәхмәт белдерде, аеруча тырышлык...
-
100 еллык юбилей уздырылды
Юбилярларны хөрмәтләү кебек күркәм гамәл безнең районда быел да дәвам итә. 5 нче февральдә гомере буена Биектау районында яшәгән Мария Жукова йөзенче туган көнен билгеләп үтте. Аны шушындый олы юбилее белән котларга Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, шулай ук социаль өлкә вәкилләре килде. Гомере буена колхозда бозау караучы булып эшләп,...
-
Дачное бистәсендә җыеннар узган
Дачное бистәсендә һәм Семиозерка авыл җирлекләрендә узган җыеннарда территорияләрне төзекләндерүгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр тикшерелде. Учхоздагы җыелышта Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская катнашты. Җирлек башлыклары Евгений Ларин һәм Рәис Зариповның 2013 елда башкарылган эш турындагы отчетларын, җирле бюджет оешмалары җитәкчеләре чыгышларын тыңлаганнан соң, җыелышта катнашучылар үзләрен дулкынландырган...
-
ФЕРМАЛАРДА КЫШЛАТУ ЧОРЫ
Бу көннәрдә район хуҗалыкларында көндәлек тулай савым 70 тонна тәшкил итә. Һәр сыердан уртача 11,8 килограмм сөт савыла. 2014 елгы күрсәткечләр узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда кимрәк һәм безнең район бүген республикада уналтынчы урында. Тулай савым 2013 елгы белән чагыштырганда 3,3 тоннага кимрәк. Һәр сыердан савым алу буенча...