Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Билбау көрәше

«Биектау» спорт комплексында Мәгас Сәхабетдинов һәм Әсхәт Шәйхетдинов призына билбау көрәше буенча VII нче ачык Бөтенроссия ярышлары узды. Анда Татарстан районнарыннан һәм Россиянең 10 регионыннан килгән 100 көрәшче катнашты. Биектау батырлары төрле дәрәҗәдәге ярышларда үзләрен чын профессионал итеп таныткан кешеләр. Бу юлы да сынатмадылар. 82 килограммлы үлчәү авырлыгында Самат Әхмәтҗанов,...

«Биектау» спорт комплексында Мәгас Сәхабетдинов һәм Әсхәт Шәйхетдинов призына билбау көрәше буенча VII нче ачык Бөтенроссия ярышлары узды.

Анда Татарстан районнарыннан һәм Россиянең 10 регионыннан килгән 100 көрәшче катнашты. Биектау батырлары төрле дәрәҗәдәге ярышларда үзләрен чын профессионал итеп таныткан кешеләр. Бу юлы да сынатмадылар. 82 килограммлы үлчәү авырлыгында Самат Әхмәтҗанов, 100 килограммлылар арасында Илдар Абасов беренче урыннарны алдылар.
Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә дә чын легендага әйләнгән билбау көрәше осталары Мәгас Сәхабетдинов һәм Әсхәт Шәйхетдинов призына мондый ярышлар бездә 2005 нче елдан бирле уздырыла һәм һәрвакыт көрәшчеләр бу турнирга бик теләп киләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев