Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
КӨН ТЕМАСЫ

Матур традиция дәвам итә

Алатырьда (Чувашия) гер спорты буенча Чувашия Дәүләт Советы депутаты Ю.М.Кислов призына 1998-2000 нче елда туган һәм алардан яшьрәк үсмерләр арасында Идел буе шәһәрләренең VII нче турниры булды. Ярышларда Чувашия, Мордовия, Ульяновск, Пенза өлкәсе, Биектау районының Усад мәктәбе, Татарстанның Югары Ослан районы командалары катнашты. Ярышлар озын цикл буенча узды, башкару вакыты...

Алатырьда (Чувашия) гер спорты буенча Чувашия Дәүләт Советы депутаты Ю.М.Кислов призына 1998-2000 нче елда туган һәм алардан яшьрәк үсмерләр арасында Идел буе шәһәрләренең VII нче турниры булды.

Ярышларда Чувашия, Мордовия, Ульяновск, Пенза өлкәсе, Биектау районының Усад мәктәбе, Татарстанның Югары Ослан районы командалары катнашты.

Ярышлар озын цикл буенча узды, башкару вакыты 5 минут. Озын цикл күнегүләрендә Усад герчеләре беренче тапкыр чыгыш ясадылар.

Реклама

Үз яшь группаларында һәм үлчәү категорияләрендә җиңүчеләр: 1 нче урында - Илмир Арсланов һәм Инсаф Кадыйров (7 нче сыйныф), Артур Гыйлаҗев (8 нче сыйныф), Вәкил Ильин (6 нчы сыйныф), Фәрит Гатауллин (8 нче сыйныф). 2 нче урында - Әнис Хәкимҗанов (10 нчы сыйныф), Беляев Михаил (8 нче сыйныф), Илдар Гатауллин (6 нчы сыйныф).

Валерий НАЗАРОВ,

Усад урта мәктәбенең физкультура укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев