Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Тагын су мәсьәләсе күтәрелде...

Узган айда авылларда гражданнар җыеннары булды, аларда җирлек җитәкчеләре башкарылган эш турында отчет бирделәр, килеп туган проблемаларны уртага салып сөйләш-теләр. Усад авыл җирлегендә мондый җые-лыш бигрәк тә актив узды. Соңгы елларда әлеге җирлеккә караган авылларда хәл ителмәгән мәсьәләләр күп җыелды. Алар авыл җыеннарында һәрвакыт кузгатылып торды. Болар - эчәргә яраклы...

Узган айда авылларда гражданнар җыеннары булды, аларда җирлек җитәкчеләре башкарылган эш турында отчет бирделәр, килеп туган проблемаларны уртага салып сөйләш-теләр. Усад авыл җирлегендә мондый җые-лыш бигрәк тә актив узды.

Соңгы елларда әлеге җирлеккә караган авылларда хәл ителмәгән мәсьәләләр күп җыелды. Алар авыл җыеннарында һәрвакыт кузгатылып торды. Болар - эчәргә яраклы су белән тәэмин итү, аның сыйфаты начар булу, урамнарны яктырту һәм төзекләндерү. Болар инде "сакаллы проблемалар". Халыкта авыл җирлеге башлыгы Светлана Мөбарәкшинага карата да ризасызлыклар күп җыелган булып чыкты. Һәм җыелышка килүчеләр аларны әйттеләр дә.

Беренче җыелыштан соң бер ай вакыт узды. Җирлек башлыгы вазифалары яшь, көче-куәте ташып торган Андриян Тябинга йөкләнгән иде. Мәдәният йортында халык кабат җыенга килде, анда яңа җирлек башлыгы беренче җыелыштан соң узган чорда ниләр башкаруылуы турында сөйләде. Усад авыл җирлеге халкы белән очрашуга район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, аның урынбасары Ләйсән Галәүтдинова, "Биектау коммуналь челтәре" генераль директоры Айрат Вәлиуллин һәм башка службалар вәкилләре килде.

Тябинга сүз биргәндә, Рөстәм Галиулла улы авыл җирлеге җитәкчесен алыштыру җыелган проблемаларны хәл итүдә уңай чагылыш табарга тиеш, дип билгеләп үтте.

- Соңгы җыелышта әй-телгән теләкләрнең берсе Тимофеевкада күпер ремонтлау иде, - диде Андриян Тябин. - Виталий атакай ярдәме белән бу күперне ремонтладык. Юллар чистартыла. Чүп контейнерлары график буенча алыштырыла. Татар зиратына илтүче юлга вак таш җәйдек, үтенечебезне аңлап, ярдәм итүе өчен Әнвәр Зариповка рәхмәт. Балаларга уен мәйданчыгы кую мәсьәләсенә килгәндә, ул инде сатып алынды, көннәр җылыну белән урынына урнаштырылачак.

"Чиста су" программасы буенча зур эшләр башкарылган, ул җирлек составына кергән авылларны су белән тәэмин итүне яхшыртырга мөмкинлек биргән. Халыкның суның сыйфатыннан ризасызлык белдерүенә каршы өйләрдә фильтрдан файдаланырга киңәш иттеләр. Әмма Усадта һәм әйләнә-тирә авылларда яшәүчеләр суның сыйфатына кагылышлы мәсьә-ләнең кайчан хәл ителәчәге турында конкрет җавап ишетергә телиләр. Краннардан эчәргә яраксыз су ага бит. Һәркемдә дә шешәле су сатып алу мөмкинлеге юк. Ә кайбер авылларда исә хәтта шушындый начар су да юк.

- Бөтен нәрсә дә чагыштырып карау белән ачыклана, - диде үзенең чыгышында район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин. - Соңгы елларда Усадта мәдәният йорты төзелде, мәктәп, училище ремонтланды, тротуарлар ясалды, урамнар яктыртылды. Су белән тәэмин итүгә районга 10 миллион сум акча бирелде, алар барысы да Усадтагы мәсьәләне хәл итүгә тотылды. Суның сыйфаты әлегә канәгатьләнерлек түгел, бу юнәлештә эшне дәвам иттерербез.

Район башлыгы җирле мәсьәләләрне хәл итүдә халыкның үзен дә катнашырга чакырды. Суыксу авыл җирлегендә, мә-сәлән, үзара салым акчасын җыю 100% тәшкил итә, ә Усадта исә - нибары 52%.

Реклама

Тимофеевканы су белән тәэмин итү һәм суның сыйфаты буенча "Биектау коммуналь челтәре" җәмгыяте директоры Айрат Вәлиуллин аңлатма бирде.

- Авылларда торбалар сузылды, Тимофеевканы җәй көне тоташтырачакбыз, - дип вәгъдә итте Айрат Рөстәм улы. - Чубаровоны гыйнварда тоташтырдык. Суның сыйфаты аның катылыгыннан тора, норма буенча 8 млгр/1л урынына безнең скважинада 12-15. Без куәтле фильтрлар куя алабыз, әмма бу очракта тариф буенча су бик кыйммәткә төшәчәк.

Җыелышта катнашучылар шулай ук Студенческая урамында әйбәт юл булмау, район үзәгендә һәм Усадта суга түләүдәге аерма, җәйнең иң кызу айларында су бирмәү, Тимофеевкадагы электр баганаларының начар хәлдә булуы, сукбай этләр, Ильино һәм Чубароводан укучылар өчен автобус, Хохловодо су проблемасы, почта бүлеге эше һәм башка мәсьәләләрне кузгаттылар. Сорауларга Усад авыл җирлеге башлыгы Андриян Тябин, Усад урта мәктәбе директоры Фәрид Хәлиуллин, коммуналь челтәр директоры Айрат Вәлиуллин, "ТАТМЕДИА" филиалы "Биектау хәбәрләре" газетасы редакциясе" директоры Габдулла Галямов һәм башкалар җавап бирде.

Җыелышның төп мәсь-әләсе - су белән тәэмин итү проблемасы. Җые-лышта катнашучылар нәкъ менә шул мәсьәлә-гә аңа кабат-кабат әйләнеп кайттылар.

Скважиналар куйганчы тикшеренү эшләре уздырылганмы, Усад авыл җирлеге авылларын су белән тәэмин итүнең башка вариантлары бармы?

Район башлыгы Рөстәм Галиулла улы Усадта халыкның активлыгын, битараф булмавын, үзләре яши торган бистәне яхшырак, чистарак, чәчәк атып утыручы гөлбакча кебек матуррак итәргә омтылуларын канәгатьлек хисе белән билгеләп үтте. Аның чыгышы алкышларга күмелде. Үз чиратларында җыелышта катнашучылар үзләре ышана торган яңа авыл җирлеге башлыгы белән бергәләп эшләргә, килеп туган проблемаларны бергәләп хәл итәргә сүз бирделәр.

Фото bgnews.bulgar-rus.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев