Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

“Үлем белән кайда сәүдә итәләр?”

Татарстанда "Үлем белән кайда сәүдә итүләре хакында хәбәр ит!" ("Сообщи, где торгуют смертью!") акциясе старт алды. Әлеге уңайдан "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында матбугат очрашуы узды. Анда РФ наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Эдуард Гәрәев катнашты. Акция җиденче ел рәттән РФның...

Татарстанда "Үлем белән кайда сәүдә итүләре хакында хәбәр ит!" ("Сообщи, где торгуют смертью!") акциясе старт алды.

Әлеге уңайдан "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында матбугат очрашуы узды. Анда РФ наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Эдуард Гәрәев катнашты.

Акция җиденче ел рәттән РФның барлык төбәк-ләрендә дә үткәрелә. Кагыйдә буларак, ул ике этапта оештырыла. Беренче этап яз көне (март-апрель айларында), икенчесе көзен (октябрь-ноябрь) уза. Аның төп максаты - халыкның игътибарын наркотикларга бәйле проблемаларга юнәлтү. Чарада, наркополицейскийлар белән беррәттән, профессиональ психологлар, табиб-наркологлар, наркоманияне профилактикалау өлкәсендә эшли торган республика министрлыклары һәм ведомстволары белгечләре дә катнаша.

Акция кысаларында "ак үлем" аркасында авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга бушлай консультация ярдәме каралган. Моның өчен (843) 273-43-45 номеры буенча "ышаныч телефоны"на шалтыратырга кирәк.

- "Үлем белән кайда сәүдә итүләре хакында хәбәр ит!" акциясе барышында килеп ирешкән шалтыратуларның шактые наркотикларның законсыз әйләнешенә һәм наркотик куллануга кагылышлы була. Нәкъ менә алар көн кадагындагы иң җитди проблемаларның берсе, - дип башлады чыгышын Эдуард Гәрәев.

Рәсми саннарга караганда, хәзерге вакытта Республика наркология диспансерында 17 мең наркотик кулланучы исәптә тора, аларның 8 меңе наркомания чире белән авырый.

Шулай да, узган елгы нәтиҗәләр буенча, беренче мәртәбә "наркомания" диагнозы белән исәпкә басучыларның саны 23 кешегә (0,3 процентка) кимегән.

- Әлегә уңай якка үзгәреш бик аз, әмма ул бар. Киләчәктә бу күрсәткеч артыр дип ышанам, - диде әлеге уңайдан Эдуард Гәрәев.

Наркомания белән кө-рәштә эшләнгән эшләр турында ассызыклап, җитәкче берничә сан китерде. Өч ел эчендә республикада 2 тоннадан артык наркотик законсыз әйләнештән алынган, шул исәптән алар арасында 240 килограмм югары концентрацияле героин да бар. Наркотик сату белән шөгыльләнә торган җинаятьчел төркемнең ел саен 200дән артык әгъзасы җинаять җаваплылыгына тартыла.

Эдуард Гәрәев сүзлә-ренчә, илдә наркотиклар белән көрәш ике юнәлештә алып барыла: тәкъдим итүчеләр белән генә түгел, кулланучылар белән дә көрәшәләр. Тик җитәкче эшчәнлекнең уңышлылыгы халыкның ярдәменә дә бәйле дип саный.

- Һәр кеше үз подъездындагы һәм үз урамындагы хәлләрне яхшырак белә. Безгә бу турыда хәбәр итсәләр, эшебезнең нәтиҗәсе күпкә артачак, - диде ул.

Былтыр "ышаныч телефоны"на гражданнардан барлыгы 1 мең шалтырату килеп ирешкән, аларның 600 дән артыгы законсыз наркотиклар әйләнешенә кагылышлы булган (228 шалтырату). 2012 ел белән чагыштырганда, расланган мәгълүматларның саны 35 процентка арткан.

Быел "ышаныч телефоны"на 114 тапкыр шалтыратканнар.

Эдуард Гәрәев әйтүенчә, иң актив шәһәрләр - Казан һәм Яр Чаллы: барлык шалтыратуларның 32 проценты нәкъ менә бу шәһәрләрдән килеп ирешкән. Бөгелмә белән Түбән Кама шәһәрләре дә алгы позицияләрдә бара. Килеп ирешкән мәгълүматлар буенча 10 җинаять эше кузгатылган, 36 административ протокол төзелгән.

Тәүлек буе эшли торган «ышаныч телефоны: 8(843) 273-43-45.

Фото yuga.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев