Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Аграрийлар кыр эшләренә әзерләнә

    Язгы кыр эшләренә әзерлек буенча район семинар-киңәшмәсе булды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, авыл хуҗалыгы предпрятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре проблемалар турында ачыктан-ачык сөйләшү, үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендәге яңа эшләнмәләр белән танышу өчен бергә җыелдылар. Семинарның гамәли өлешендә анда катнашучылар "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәтенең авыл хуҗалыгы объектларында булдылар, техника, мастерскойларны...

    Язгы кыр эшләренә әзерлек буенча район семинар-киңәшмәсе булды.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, авыл хуҗалыгы предпрятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре проблемалар турында ачыктан-ачык сөйләшү, үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендәге яңа эшләнмәләр белән танышу өчен бергә җыелдылар.

    Семинарның гамәли өлешендә анда катнашучылар "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәтенең авыл хуҗалыгы объектларында булдылар, техника, мастерскойларны карадылар. Иң зур игътибар аграрийларның чәчүгә әзерлегенә юнәлтелде. Табигатьтәге үзгәрешләр буенча яз иртә килергә охшап тора. Белгечләр сүзенә караганда, теләсә кайсы техника бүгеннән үк инде кырга чыгып, эшли башларга әзер. Семинар барышында шулай ук үсемлекләрне саклау мәсьәләләре дә кузгатылды. Аларга Татарстан Республикасы буенча "Россельхозцентр" федераль дәүләт бюджет учреждениесе филиалының Биектау районара бүлеге начальнигы Сәгыйть Сәлахетдинов җентекләп тукталды.

    - Авыл кешеләре өчен тиздән иң җаваплы чорларның берсе - чәчүлекләрне карар вакыт җитә, - дип башлады ул сүзен. - Уңышка нигезне бүгеннән үк салырга кирәк, ә инде аны югалтмас өчен чәчүлекләрне чүп үләннәреннән, корткычлардан һәм авырулардан саклау чараларын бергә уздыру мөһим. Гербицидлар белән эшкәртүне озаклап уздырырга ярамый, бөтенесенә дә үз вакытында өлгерү өчен тырышырга кирәк.

    - Узган ел районның кайбер хуҗалыкларында ашлама хисабына акчаларын янга калдырырга булдылар, - диде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов. - Быел мондый хәлгә юл куярга ярамый.

    Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы белгечләре тәҗрибә уртаклаштылар, тармакка кагылышлы аеруча мөһим мәсьәләләрне уртага салып тикшерделәр. Әйтик, фермер Минсинә Латыйпова үзенең крестьян хуҗалыгында бозаулату бүлегенә видеокамера урнаштырган һәм хәзер тәүлекнең теләсә кайсы вакытында терлекләрне ничек карауларын, хуҗа булмаганда аның барлык күрсәт-мәләренең ничек үтәлүен күзәтә ала.

    Көннәр җылынып китсә дә, әле кыш бетте дигән сүз түгел. Шуңа күрә дә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Рөстәм Сабиров кышлатуның икенче яртысында терлекчелеккә кагылышлы бурычларга, савымның кимүе-нә юл куймаслык чараларга тукталды. Язгы ташу була калса дип, барлык фермаларга печән үз вакытында һәм җитәрлек күләмдә кайтарылды.

    - Ни кызганыч, малларны асрау мәсьәләләренә бөтен җирдә дә тиешенчә аңлы мөнәсәбәт юк, - дип ассызыклады Рөстәм Сабиров. - Тискәре мисал итеп "Суыксу" җаваплылыгы чикле ширкәтенең сыерлар пычракка баткан бозаулату бүлекчәсен китерергә була. Әгәр дә шушылай дәвам итсә, сездә мул сөт тә, сәламәт, яхшы нәтиҗә алып була торган яшь терлекләр дә үсмәячәк.

    Җиңүчеләрне бүләкләү киңәшмәнең иң күңелле мизгеле булды. Февраль йомгаклары буенча яхшы нәтиҗәләр "Красная заря" авыл хуҗалыгы предприятиесендә. Районның күчмә кубогы да шушы хуҗалыкка тапшырылды. Икенче урында - "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәте. Өченче урынны "Татарстан" агрофирмасы һәм "Татмелиорация-Агро" җаваплылыгы чикле ширкәтләре бүлеште.

    Киңәшмәдә аның темасына карата конкрет бирелгән сораулар буенча фикер йөрткәндә, Биектау районы аграрийлары үз хуҗалыкларын язгы чәчүгә әзерләү буенча актив эшлиләр. Авыл кешеләре белән очрашуда район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин агымдагы елга төгәл бурычлар куйды. Иң мөһиме - 1 гектар сөрү җиренә 50шәр килограмм йогынты ясаучы матдә
    исәбеннән җитәрлек кадәрле минераль ашламалар алу. Шулай эшләмәгәндә, уңыш өмет итеп булмаячак.

    - Синоптиклар фаразлавына караганда, быел яз иртә киләчәк, - дип ассызыклады Рөстәм Кәлимуллин, - бәлки механизаторларга апрель башында ук кырга чыгарга туры килер. Ике сменалы эш графигын бүгеннән үк уйлап куярга, кайсы механизаторның нинди агрегатта эшләячәген билгеләргә кирәк.

    Киңәшмә барышында авыл хуҗалыгы чараларын башкарган өчен механизаторларга премияләр бирү мәсьәләсе дә кузгатылды. Ягулык-майлау материаллары сатып алу проблемасы да игътибар үзәгеннән чит-тә калмады.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: