КӨН ТЕМАСЫ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутатлары Иске Казан музей-заповеднигына бардылар
Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутатлары мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышы барышында Иске Казан дәүләт музей-заповеднигында булдылар. Биектау районы чигендә аларны биектаулылар һәм район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин каршылады.
-
Кышын азыкның бер төре дә артык булмый
Яфрак азык һәм дару үләннәре әзерләргә авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һәм фермер хуҗалыкларына районның оешма, учреждение, предприятиеләре ярдәм итә. Узган ике атнада уналты хезмәт коллективы планлаштырган кадәр яфрак азык җыйды инде. Алар: Бөреле, Олы Битаман, Чернышевка авыл җирлек-ләре, "Вавилон-Жилсервис", РУЭС һәм башкалар. 20 хуҗалык һәм фермерлар өчен 170 мең витаминлы себерке...
-
Биектау Казанны да, Мари Илен дә гөрләтте
Узган шимбәдә безнең район берьюлы ике урында - Казанның Идел буе районында һәм Мари Илендәге Сабан туйларында катнашты. Тынычлык бистәсе янындагы Каенлыкта Татарстанның 11 районы үз ишегалларын булдырган иде. Биектаулылар, бүрәнәдән салынган йортның бер өлешен төзеп, терлекләр йөртү өчен киртә, капка ясап, Бөреле мехлары һәм оста кулларның эшләнмәләре белән сәүдә...
-
Ветераннар һәм Биектау районы кешеләре герой-якташлар обелискына чәчәкләр куйдылар
Район үзәгендә ил тарихындагы фаҗигале датага - Бөек Ватан сугышы башлануга багышланган тантаналы митинг булды. Геройлар Аллеясына Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, район халкы һәм 1 нче Биектау урта мәктәбе укучылары җыелды. Туган якны өйрәнү музее директоры Билал Шиһабетдинов һәм хәрби комиссариат вәкиле тантанага килүчеләргә җиребезне фашист басып алучыларыннан...
-
Шәфкать ияләре
Соңгы вакытта медицина хезмәте күрсәтү өлкәсендәге эшләр яхшы якка үзгәрә башлады. Биектау авылындагы табиблар офисы эшенә карап, шулай фикер йөртергә була. Биредә медицина хезмәткәрләренең һөнәри яктан тирән белемле коллективы тупланган. Халыкны көн саен гомуми тәҗрибә табиблары Гүзәл Сафина һәм Олег Егоров кабул итә, аларга шәфкать туташлары Фәния Салихова, Гөлфия Архипова,...
-
Чәчүлекләрне барладылар
Сабан туе алдыннан районда чәчүлекләрне кабул итү булды. Хуҗалыкларның җитәкчеләре, баш агрономнары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре көн дәвамында районның барлык хуҗалыклары кырларын йөреп чыктылар. Карап йөргәндә, кимчелекләргә дә игътибар иттеләр, киләчәккә киңәшләр дә бирделәр. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре үз хуҗалыкларындагы язгы һәм көзге культураларның хәлен башкаларныкы белән чагыштырып...
-
Хакимияттә котладылар
Футбол буенча "Күн туп" зона ярышларында җиңүчеләр - 10-11 яшьлек малайлар һәм аларның тренерлары Станислав Тюрин, Альберт Сибгатуллин, Александр Петуховны хакимияткә чакырдылар. Анда аларны район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин җылы котлады. Малайлар республиканың 10 командасы бергә җыелган Байлар Сабасында уйнадылар. Алар оттырышсыз алты уен уздырдылар. Яшь футболчыларыбыз мондый уңышка беренче тапкыр...
-
«Яшел урак» башлана
Азык әзерләүдә авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һәм фермер хуҗалыкларына Биектау районы предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре коллективлары булышачак. Июнь аенда алар элекке гадәт буенча бер хезмәткәргә 130ар данәдән яфрак азык һәм дару үләннәре әзерләя-чәкләр. Фаразлауларга караганда, җәй корылыклы киләчәк, шуңа күрә азыкның һәр килограммы кадерле булачак. Авыл кешеләренең ярдәмчеләре җыйган яфрак-ботаклар еллык...
-
Сыер саву операторлары көч сынашты
Агымдагы атнада Чыршыга кунаклар бөтен районнан җыелды. "Агро-холдинг" җаваплылыгы чикле ширкәтенең җәйге лагере быел машина белән саву операторларының һөнәри осталыгын сынау урынына әверелде. Үз һөнәрлә-рендә иң яхшылар булуларын раслау өчен бирегә районның барлык хуҗалыкларыннан 30 сыер савучы килде. - Терлекләрне җәйге лагерьларда асрауга күчерер алдыннан сыер савучылар конкурсы уздыру районда...
-
Яңа стадион ачылды
Чыпчык авыл җирлегендә Балаларны яклау көненә багышлап, яңа спорт мәйданчыгы ачылды. Кыска гына вакыт эчендә урта мәктәп территориясендә мини-футбол өчен мәйданчык төзелде. Әлеге объект тренерлары Альберт Сибгатуллин җитәкчелегендә төрле дәрәҗәдәге бәй-геләрдә күп мәртәбәләр призлы урыннар яулаган җирле футбол командасына бүләк булды.
-
Боз өстенә иң кыюлар гына чыга
Хоккейга битараф булган малайлар, гомумән, бар микән ул? Биектауныкылар исә үзлә-рен киләчәктә хоккейчылар итеп күрү турында хыялланып кына калмыйлар, аларга көчле, батыр, кыю, нык ир-атлар уены - зур хоккейга рәхәтләнеп әзерләнү мөмкинлеге дә тудырылган. Чөнки бездә Боз сарае һәм спортчыларны ничек тәрбияләргә кирәклеген белүче тренерлар бар. Алар хоккей буенча Россиянең...
-
Рөстәм Кәлимуллин: “Белегез, сокланыгыз, хөрмәт итегез!”
Самбо буенча Бухарестта узган Европа чемпионаты якташыбыз Анастасия Ковязинага чираттагы лаеклы бүләк - медаль алып килде. Казан дәүләт ветеринария академиясе студенты, республиканың Олимпия резервындагы махсус "Батыр" балалар-үсмер-ләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 15 елдан бирле тәҗрибәле остаз Сергей Волобуев җитәкчелегендә шөгыльләнә. Баштарак бөтенесе дә әйбәт килеп чыкмый, әлбәттә. Әмма тренер Настяга үзен...
-
Моңлы азан күңелләргә тынычлык иңдерә
Узган җомгада Суыксу авыл җирлегенең Ташсу авылында яңа мәчет ачылды. Аллаһ йортын торгызу урыны итеп моннан йөз ел элек - ХIХ гасыр азагында-ХХ гасыр башында мәчет торган җирне сайлыйлар. Динне халык өчен әфьюн дип санаган елларда, мәчетнең манарасын кисеп, бинасын авыл клубына әверелдерәләр. Узган гасырның 90 нчы елларыннан башлап, татар...
-
Китапка мәхәббәт тәрбиялиләр
1995 елның 27 маеннан бирле Россиядә Китапханәләр көне бәйрәм ителә. Мәктәп китапханәсе бүген Россиянең күп кенә балалары өчен тормышларындагы иң беренче китапханә булып тора. Мәктәп китапханәләре калган барлык китапханәләр санының 49 процентын тәшкил итә һәм нәкъ менә алар башка төрдәгеләре өчен укучылар әзерли дә инде. Безнең балалар өчен мәктәп китапханәсе...
-
Ташсуда мәчет ачылды
Узган җомгада Суыксу авыл җирлегенең Ташсу авылында яңа мәчет ачылды. Аллаһ йортын торгызу өчен урынны моннан йөз ел элек - ХIХ гасыр азагында - ХХ гасыр башында мәчет торган җирне сайлыйлар. Ташсу зур авыл түгел, биредә 33 йорт бар, аларда 102 кеше яши. Төзелешне алар, әлбәттә, бары үз көчләре белән...