Чәчүлекләрне барладылар
Сабан туе алдыннан районда чәчүлекләрне кабул итү булды. Хуҗалыкларның җитәкчеләре, баш агрономнары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре көн дәвамында районның барлык хуҗалыклары кырларын йөреп чыктылар. Карап йөргәндә, кимчелекләргә дә игътибар иттеләр, киләчәккә киңәшләр дә бирделәр. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре үз хуҗалыкларындагы язгы һәм көзге культураларның хәлен башкаларныкы белән чагыштырып...
Сабан туе алдыннан районда чәчүлекләрне кабул итү булды.
Хуҗалыкларның җитәкчеләре, баш агрономнары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре көн дәвамында районның барлык хуҗалыклары кырларын йөреп чыктылар. Карап йөргәндә, кимчелекләргә дә игътибар иттеләр, киләчәккә киңәшләр дә бирделәр. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре үз хуҗалыкларындагы язгы һәм көзге культураларның хәлен башкаларныкы белән чагыштырып карау мөмкинлеге алды.
Барлык хуҗалыкларны әйләнеп чыкканнан соң, анализ ясалды. "Битаман", "Красная заря", "Татарстан", "Серп и молот", "Агро-Холдинг" җирләрендә барлык чәчелгән культуралар торышының әйбәт икәнлеге билгеләп үтелде.
Илнар Мөхлисов, Фидаил Хәйретдинов, Сәгыйть Сәлахетдинов һәм башка белгечләр, көздән дым туплап калуга күбрәк игътибар бирергә кирәклеген әйттеләр. Авыруларга каршы көрәшне дә көздән үк башлау мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев