Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Рөстәм Кәлимуллин: “Белегез, сокланыгыз, хөрмәт итегез!”

Самбо буенча Бухарестта узган Европа чемпионаты якташыбыз Анастасия Ковязинага чираттагы лаеклы бүләк - медаль алып килде. Казан дәүләт ветеринария академиясе студенты, республиканың Олимпия резервындагы махсус "Батыр" балалар-үсмер-ләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 15 елдан бирле тәҗрибәле остаз Сергей Волобуев җитәкчелегендә шөгыльләнә. Баштарак бөтенесе дә әйбәт килеп чыкмый, әлбәттә. Әмма тренер Настяга үзен...

Самбо буенча Бухарестта узган Европа чемпионаты якташыбыз Анастасия Ковязинага чираттагы лаеклы бүләк - медаль алып килде.

Казан дәүләт ветеринария академиясе студенты, республиканың Олимпия резервындагы махсус "Батыр" балалар-үсмер-ләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 15 елдан бирле тәҗрибәле остаз Сергей Волобуев җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Баштарак бөтенесе дә әйбәт килеп чыкмый, әлбәттә. Әмма тренер Настяга үзен кызганырга ирек куймый, ярышларга әзерләнгәндә, күнегүләр вакытында бөтен көчен биреп шөгыльләнүне таләп итә. Самбо буенча элекке СССР, Азия чемпионы, дөнья кубогын яулаучы, чемпионатның көмеш призеры, ветераннар арасында дөнья чемпионы Сергей Евгеньевич хәзер инде еракта калган 2003 нче елда үсмерләр ярышында Настя призлы урыннарны яулаучылар арасына керсен өчен бик күп тырышлык куя. Менә шул вакытта кыз, үз алдыңа максат куеп, аңа ышанычлы адымнар белән барсаң, барысы да әйбәт килеп чыгачагына төшенә.

Бүген Анастасия Татарстанның җыелма командасы составында. Ул бик күп, шул исәптән полицейскийлар арасында дөнья чемпионы, 2013 елгы Универсиаданың алтын призеры дигән шөһрәтле исемнәргә иреште. Настя самбо буенча Россиянең өлкәннәр җыелма командасы составына керә. Әмма иркен суларга вакыт тими, чөнки көндәшләрне җиңү өчен күп тырышырга кирәк.

- Европа чемпионаты алдыннан бик җитди әзерләндек, - дип уртаклашты үзенең тәэсирләре белән Анастасия. - Тик шулай да башта үзем белән көрәшергә туры килде - хис-тойгылар дулкыны, вакыт аермасы, уздырыласы урын тәэсир итми калмады. Келәмгә чыккан саен гаять тәҗрибәле көндәшләр белән киеренке көрәш барды, ә финалда исә Болгария спортчысы белән көч сынашырга туры килде.

Чемпион медале - лаеклы бүләк, әмма Настя үзенә һәм башкаларга моның әле башлангыч кына булуын, киләсе елда Россия һәм дөнья чемпионатында җиңү яулаячагын исбатларга уйлый. Самбочы кызның уңышларында һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер торучы әти-әнисе - Владимир Николаевич белән Клара Михайловнаның өлеше зур. Ковязиннар Бөреле авыл җирлегенең Бимәр авылында яшиләр.

- Хәзерге вакытта кем булуым белән мин нәкъ менә әтием алдында бурычлы, - дип дәвам итте Бухаресттагы ярышлар турындагы сүзен Анастасия. - Сергей Евгеньевич янына алып килгәндә әле мин кеп-кечкенә кызчык идем. Шул вакыттан бирле тормышым нык үзгәрде һәм мин моннан канәгать.

Әлеге атнада спортчыны район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин җылы котлады. Ул аңа Рәхмәт хаты һәм акчалата премия тапшырды. Якташыбыз Анастасия Ковязинага уңышлар гына телисе кала. Чөнки, барыбызга да билгеле булганча, куелган максатларына үз дигәннәрендә нык торучылар гына ирешә. Ә Настя исә нәкъ менә шундыйлардан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев