Боз өстенә иң кыюлар гына чыга
Хоккейга битараф булган малайлар, гомумән, бар микән ул? Биектауныкылар исә үзлә-рен киләчәктә хоккейчылар итеп күрү турында хыялланып кына калмыйлар, аларга көчле, батыр, кыю, нык ир-атлар уены - зур хоккейга рәхәтләнеп әзерләнү мөмкинлеге дә тудырылган. Чөнки бездә Боз сарае һәм спортчыларны ничек тәрбияләргә кирәклеген белүче тренерлар бар. Алар хоккей буенча Россиянең...
Хоккейга битараф булган малайлар, гомумән, бар микән ул?
Биектауныкылар исә үзлә-рен киләчәктә хоккейчылар итеп күрү турында хыялланып кына калмыйлар, аларга көчле, батыр, кыю, нык ир-атлар уены - зур хоккейга рәхәтләнеп әзерләнү мөмкинлеге дә тудырылган. Чөнки бездә Боз сарае һәм спортчыларны ничек тәрбияләргә кирәклеген белүче тренерлар бар. Алар хоккей буенча Россиянең җыелма командасы составына керергә, дөнья чемпионы булырга омтылалар.
Агымдагы атнада малайлар арасында шайбалы хоккей буенча район башлыгы призына Биектау муниципаль районы турниры узды. Ул Халыкара балаларны яклау көненә багышланды.
Биектау бозында өч көн буена безнең район, Казан һәм күрше өлкәләрдән алты команда булып, 2005 нче елгы балалар көч сынашты. Хоккей турнирын ачканда Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин малайларга җиңүләр теләде. Спортның бу төре алардан чын ир-атлар тәрбияли. Балалар хоккеена ярдәм итүчеләрне билгеләп үтеп, ТР хоккей Федерациясе башкару директоры Кирилл Голубев:
- Бу балаларның һәркайсы да соңыннан хоккей белән һөнәри дәрәҗәдә шөгыль-ләнә башламаса да, алар физик яктан чыныгачаклар, хоккей аларга чын ир-атлар булырга ярдәм итәр, - диде.
Турнирда "Биектау", "Зилант", "Оптимист" һәм башка командалар көрәштеләр. Җанатарларның да күпчелеге балалар булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев