Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Ташсуда мәчет ачылды

Узган җомгада Суыксу авыл җирлегенең Ташсу авылында яңа мәчет ачылды. Аллаһ йортын торгызу өчен урынны моннан йөз ел элек - ХIХ гасыр азагында - ХХ гасыр башында мәчет торган җирне сайлыйлар. Ташсу зур авыл түгел, биредә 33 йорт бар, аларда 102 кеше яши. Төзелешне алар, әлбәттә, бары үз көчләре белән...

Узган җомгада Суыксу авыл җирлегенең Ташсу авылында яңа мәчет ачылды. Аллаһ йортын торгызу өчен урынны моннан йөз ел элек - ХIХ гасыр азагында - ХХ гасыр башында мәчет торган җирне сайлыйлар. Ташсу зур авыл түгел, биредә 33 йорт бар, аларда 102 кеше яши. Төзелешне алар, әлбәттә, бары үз көчләре белән генә ерып чыга алмаслар иде. Бәхетләренә, шушы авыл кешесе Фиргать Хәбибуллин авылдашларының күптәнге хыялын тормышка ашыра һәм биредә «Фиргать мәчете» барлыкка килде.

Бу көнне Ташсуга бик күп мактаулы кунаклар килде, араларында Биектау муниципаль районы башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге секретаре Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте вәкилләре дә бар иде. Төрле елларда республиканың төрле почмакларына таралган авылдашлар да кайтты.

Гадәттә кабул ителгәнчә, бәйрәм белән котлап тантаналы чыгышлар ясаганнан соң, ал тасманы кисеп, җыелган халык мәчет эченә керде. Биредә җомга намазы укылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев