Моңлы азан күңелләргә тынычлык иңдерә
Узган җомгада Суыксу авыл җирлегенең Ташсу авылында яңа мәчет ачылды. Аллаһ йортын торгызу урыны итеп моннан йөз ел элек - ХIХ гасыр азагында-ХХ гасыр башында мәчет торган җирне сайлыйлар. Динне халык өчен әфьюн дип санаган елларда, мәчетнең манарасын кисеп, бинасын авыл клубына әверелдерәләр. Узган гасырның 90 нчы елларыннан башлап, татар...
Узган җомгада Суыксу авыл җирлегенең Ташсу авылында яңа мәчет ачылды. Аллаһ йортын торгызу урыны итеп моннан йөз ел элек - ХIХ гасыр азагында-ХХ гасыр башында мәчет торган җирне сайлыйлар.
Динне халык өчен әфьюн дип санаган елларда, мәчетнең манарасын кисеп, бинасын авыл клубына әверелдерәләр. Узган гасырның 90 нчы елларыннан башлап, татар авылларында мәчет салу эшләре активлашып китте. Билгеле булганча, дингә кагылышлы биналар җирле халыктан җыелган акчага яки мул тормышлы кешеләр булышлыгы белән төзелә.
Ташсу зур авыл түгел, биредә 33 йорт бар, аларда 102 кеше яши. Төзелешне алар, әлбәттә, бары үз көчләре белән генә ерып чыга алмаслар иде. Бәхетләренә, шушы авыл кешесе Фиргать Хәбибуллин авылдашларының күптәнге хыялын тормышка ашырырга тотына. Мондый юмарт иганәчене алар бары тик рәхмәт хисләре белән генә телгә алалар.
- Фиргать авылны бер дә онытмый, үзенең бабалары торган йортны тәр-типтә тота. Ул - мөселман дине кануннары буенча тәрбияләнгән кеше, әти-әнисеннән үзләштергән күркәм гадәтләрне балаларына да сеңдергән. Улы Айрат белән кызы Рузилә - уңышлы эш-ләүче эшмәкәрләр, олыларга бик илтифатлылар, - диләр авылда Хәбибуллиннар гаиләсе турында.
Авыл халкы үзе дә төзелешне читтән генә күзәтеп тормаган, һәркем, көченә һәм мөмкинлегенә карап, үзеннән өлеш кертергә тырышкан: кемдер вак-төяк төзелеш эшләрендә булышкан, хатын-кызлар исә, чиратлашып, төзүчеләргә ашарга пешергәннәр.
Төзелешне 2013 нче елда башлап җибәрәләр, менә быел 23 нче майда халык аның тантаналы ачылышына җыелды. Бу көнне Ташсуга бик күп мактаулы кунаклар килде. Араларында Биектау муниципаль районы башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге секретаре Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте вәкилләре дә бар иде. Төрле елларда республика һәм ил буйлап сибелгән, үзләренә - эш, балаларына - мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждение-ләрне читтә тапкан авылдашлар да кайткан. Кече туган ил йөрәктән беркайчан да китми, ул күңелне һәрчак тартып тора һәм алар туып-үскән авыллары тарихындагы мондый мөһим вакыйгага һичничек тә битараф кала алмыйлар.
Җыелучылар алдында район Мөхтәсибәте рәисе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин чыгыш ясады. Ул Коръән сүрәләрен укыды һәм авыл кешеләрен, кунакларны Ходай Тәгалә йорты ачылу белән котлады. Ул, авылда мәчет барлыкка килүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын ассызыклаганнан соң, бу йорт буш тормаска тиеш, бирегә өлкәннәр дә, балалар да йөрсеннәр, дип билгеләп үтте.
- Бу - районда 46 нчы мәчет. Аллаһ йортларының күбесендә рухый-әхлакый тәрбия буенча нәтиҗәле эш алып барыла дип, һич шикләнмичә әйтә алам, - диде ул.
Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Рөстәм Батров та авыл кешеләренең шатлыгын уртаклашты:
- Үз акчасына мәчет салучылар зур хөрмәткә һәм рәхмәткә лаеклылар. Авыл кешеләренә дә ихтирам артты, чөнки алар, шушында мәчет төзергә рөхсәт итеп, үз өсләренә шәригать кануннары буенча яшәү җаваплылыгын да алалар бит. Шунысы куанычлы: мәчетләр һәм күңелләрне әсир итә торган азан авазлары яңгырап тору татар авылларындагы тормыш-яшәешнең аерылгысыз өлешенә әверелде. Һәммәгезгә сәламәтлек, тынычлык-иминлек, әлеге изге бинада Ходай Тәгалә белән аралашу шатлыгы телим, - диде Рөстәм хәзрәт.
Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, авыл халкына котлау, иганәчеләргә рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
- Без дин тоту тыелган елларны да хәтерлибез. Әбиләребез һәм әниләребез безне исламны хөрмәт итәргә өйрәтеп үстерделәр, догаларында балаларыбыз һәм оныкларыбыз үзләренең дини хисләрен беркемнән оялмыйча, яшермичә чагылдыра алсыннар, дини йолаларны курыкмыйча үтәп, мәчетләргә йөри алсыннар иде, дип теләделәр. Ходай Тәгалә аларның ялваруларын ишетте - хыяллары һәм теләкләре тормышка ашты, - диде Рөстәм Галиулла улы. - Хәзер татар авылларының күпчелегендә мәчетләр бар.
Район башлыгы башта яңа мәчеткә бүләген бирде, аннан соң ихлас рәхмәт сүзләре әйтеп, төзелеш фирмасы җитәкчеләре Айрат Хәбибуллин белән Ленар Исхаковка Рәхмәт хатлары тапшырды. Айрат Фиргатович әтисе һәм барлык туганнары белән берлектә авылда мәчет салды, ә Ленар Равилович Кондырлы белән Ташсуны юллы итте.
Фиргать әфәнде Хәбибуллин авылдашларына мө-рәҗәгать итте, ярдәмчел булулары өчен рәхмәтен җиткерде:
- Сез булышмасагыз, без мәчетне шушындый кыска вакыт эчендә салып чыга алмаган булыр идек. Манарасын куйган көннән башлап җомга намазларына йөрибез. Аллага шөкер, авылга Казаннан Габделһади хәзрәт атна саен кайтып, бик матур итеп җомга намазларын үткәрә, эчтәлекле вәгазьләрен сөйли. Аның бабалары тумышлары белән Чәмәк авылыннан булган. Ул Ташсу мәчетенең имам-хатыйбы булырга ризалыгын бирде. Мәчет киләчәктә дә буш тормас, дип өмет-ләнәм, - диде ул.
- Хәбибуллиннар кебек якташлары белән һәр авыл да горурлана ала. Фиргать Мөбарәкҗан улы һәм Айрат Фиргать улы туган авылларын онытмыйлар, алар территорияне төзекләндерүдә дә ярдәм итәләр. Форсаттан файдаланып, Суыксу авыл җирлеге исеменнән аларга тагын бер тапкыр рәхмәт әйтәсем килә, - диде авыл җирлеге башлыгы Рамил Низамиев.
Ходай Тәгалә йортын ачканда күңелдәге тирән хисләрне уята торган бер дулкынландыргыч мизгел бар - ир-атлар бөтенесе бергә, Аллаһы Тәгаләне олылау, мактау сүзләре - Тәкбир әйтеп, мәчет бусагасын атлап керәләр.
Мәчеттә намазны тиешле кагыйдәләрне җиренә җиткереп уку өчен барлык шартлар да тудырылган. Биредә шулай ук гарәп графикасы нигезләренә төшенергә, намаз уку кагыйдәләрен дә өйрәнергә була.
Авыл кешеләренең шатлануы йөзләренә чыккан. Алар мәчетләр күп еллардан бирле уңышлы эшләп килүче Суыксу белән Кече Рәс халкына әллә кайчаннан көнләшеп карыйлар иде инде. Хәзер алар авылында да иртәләрен, мөселманнарны намазга чакырып, һәр-кемгә уңышлы көннәр теләп, күңелләргә тынычлык иңдерүче азан тавышы яңгырый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев