Сыер саву операторлары көч сынашты
Агымдагы атнада Чыршыга кунаклар бөтен районнан җыелды. "Агро-холдинг" җаваплылыгы чикле ширкәтенең җәйге лагере быел машина белән саву операторларының һөнәри осталыгын сынау урынына әверелде. Үз һөнәрлә-рендә иң яхшылар булуларын раслау өчен бирегә районның барлык хуҗалыкларыннан 30 сыер савучы килде. - Терлекләрне җәйге лагерьларда асрауга күчерер алдыннан сыер савучылар конкурсы уздыру районда...
Агымдагы атнада Чыршыга кунаклар бөтен районнан җыелды. "Агро-холдинг" җаваплылыгы чикле ширкәтенең җәйге лагере быел машина белән саву операторларының һөнәри осталыгын сынау урынына әверелде. Үз һөнәрлә-рендә иң яхшылар булуларын раслау өчен бирегә районның барлык хуҗалыкларыннан 30 сыер савучы килде.
- Терлекләрне җәйге лагерьларда асрауга күчерер алдыннан сыер савучылар конкурсы уздыру районда күркәм гадәт булып кереп китте, - диде әлеге чараны башлап җибәргәндә Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин. - Бүгенге көн вакыйгаларга бай. Капиталь ремонттан соң район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге ачыла. Кече Битаманда модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылачак. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре чәчүлекләрнең ни хәлдә икәнлеген ачыклау өчен басуларда йөреп чыктылар.
Быел конкурс шартларына сизелерлек үзгәрешләр кертелде. Җиңүче чемпионнар яшьләр һәм машина белән савуның тәҗрибәле осталары арасында - ике булачак. Призлар фонды артты. Яхшыларның да иң яхшыларын сайлап алу җиңел булмаячак. Раил Әюп улы судьяларга конкурста катнашучыларның хезмәтен намус белән бәяләүләрен, ә сыер савучыларга уңышларга ирешүләрен теләде.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов район җитәкчеләренә шушы хезмәт бәйрәмен уздырулары өчен рәхмәт белдерде.
- Машина белән саву операторы һөнәренең дәрәҗәсе арта, - диде Илнар Ильяс улы. - Сөт җитештерү аеруча зур нәтиҗә бирә. Агросәнәгать комплексы кеременең 80 процентын сөт терлекчелеге китерә. Быел конкурс чемпионнарына шактый зур премияләр биреләчәк.
Идарә начальнигы катнашучыларга һәр баллның намус белән яулап алынуын, ә жюрига - гадел бәяләүләрен теләде. Сүз уңаеннан әйтеп китим инде: судьялар коллегиясе Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы министрлыгы, күрше районнарның югары класслы белгечләреннән, тәҗрибәле ветеринарлар һәм зоотехниклардан тора.
Тантаналы мизгел җитте. Район конкурсы флагын күтәрү хокукы узган елгы район конкурсы чемпионы - "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәтеннән Ольга Әхмәтшинага бирелде.
Идарәнең терлекчелек бүлеге начальнигы Рөстәм Сабиров катнашучыларны конкурс программасы һәм шартлары белән таныштырды. Ул дүрт этаптан торачак. Беренче өлештә билетлар буенча теориягә кагылышлы сорауларга җавап бирү күздә тотылган. Аннары саву аппаратын сүтеп-җыюда көч сынашырга туры киләчәк. Өченчесендә - сыер саву осталыгын күрсәтергә. Соңыннан белгечләр савылган сөтнең сыйфатын билгеләячәкләр.
Конкурста катнашучыларга нәтиҗәле эшләү өчен барлык шартларның тудырылганлыгын билгеләп үтми мөмкин түгел. Бөтенесе алдан уйланылган, барысы да уңайлы. Җәйге лагерь корылмаларыннан бераз гына читтәрәк матур чатырлар урнаштырганнар, анда барлык кунаклар өчен табыннар әзерләнгән. Милли ризыклар белән иртәнге чәйне эчкәннән соң сыер савучылар эшкә керештеләр. Кәефне яхшыртып җибәрү өчен үзәк мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт программасы әзерләп килгәннәр.
Конкурс һәрвакытта да барлык көчне, осталыкны туплауны, нервлар киеренкелеген таләп итә. Шуңа күрә дә хезмәт күрсәтүчеләрнең бөтен нәрсәне үз вакытында һәм җиренә җиткереп башкаруы мөһим.
- "Агрохолдинг" җаваплылыгы чикле ширкәте җитәкчеләре һәм белгечләре бер дә иренмәгәннәр. Конкурсны оештыручылар үз эшләрен яхшы беләләр, - диде жюри әгъзасы, Әтнә районыннан Наил Фәйзрахманов. - Сыерлар дөрес сайланган, аларның селекцияләнгән булуы күренеп тора. Саву җайлы бара.
Жюри әгъзалары тагын бер мөһим нәрсәгә игътибар иттеләр. Конкурска төрле яшьтәге, төрле эш стажына ия булган сыер савучылар җыелды. Берәүләре мондый конкурсларда инде әллә ничә тапкыр катнашкан, башкалары үз көчләрен сынап карарга тәүге тапкыр килгәннәр. Осталыкка өйрәнерлек, тәҗрибә уртаклашырлык кешеләр бар. Шуңа күрә дә җиңүчеләрнең яшьләр һәм тәҗрибәлеләр арасында аерым-аерым билгеләнүе бер дә очраклы түгел.
Жюри әгъзалары дөрес җавапларны да, кимчлекләрне дә таблицага терки бардылар, балларны билгеләделәр. Саву аппаратларын сүтеп-җыйган вакытта шактый киеренке мизгелләр кичерергә туры килде. Көндәлек башкара торган гадәтләнгән эшләре - саву да дулкынланусыз гына бармады. Шулай да сыерларда "гаеп" юк - алар үз хуҗаларына ияләнгәннәр. Профсоюзларның координация советы рәисе Ирек Сабитов мондый конкурсларны оештыруда күп еллардан бирле катнаша. Ирек Салих улы өчен быел конкурсның гаять мөһим этабы - ул сөтнең сыйфатын билгеләү өчен җаваплы.
- Продукциянең сыйфаты, чисталыгы балларга, соңгы күрсәткечкә шактый зур йогынты ясый, - дип билгеләп үтте Ирек Салих улы.
Менә, ниһаять, конкурсның барлык этаплары да артта калды. Жюри әгъзалары исәпләп бетерделәр һәм җиңүчеләрне билгеләделәр. Тантаналы бүләкләү мизгелләре җитте.
- Кадерле алдынгылар! - дип мөрәҗәгать итте конкурста катнашучыларга район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин. - Сез конкурска үз хуҗалыкларыгызда җиңү яулап килдегез. Ә бүген исә шушы җиңүчеләр арасыннан да җиңүче билгеләнәчәк. Хезмәтегез өчен рәхмәт. Без сезнең белән, сезнең осталыгыгыз белән горурланабыз. Республика конкурсында да лаеклы нәтиҗәләргә ирешүегезне телим.
Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашты.
- Биектау районында җитештерүнең нәтиҗәлелеге, аның рентабельлелеге арта бара, - диде Нәҗип Нәкыйп улы. - Күп хуҗалыклар кредитсыз гына эшләделәр, чәчүне үз вакытында һәм әйбәт уздырдылар. Хәзер инде чәчүлекләр күтәрелеп китсен өчен яңгырлар көтәбез. Шушы көннәрдә азык хәзерләүгә керешәбез. Бу эштә халыкның да булышуын сорыйбыз, тиешле азык запасы булдыру өчен барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланып калырга кирәк.
Министр урынбасары конкурсны оештыручыларга рәхмәтен белдерде, ТРның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовның аларга уңышлар теләве турында әйтте, якынлашып килүче милли бәйрәмебез Сабантуй белән котлады.
Йомгак ясаганнан соң машина белән саву осталары район конкурсының абсолют чемпионы "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятеннән Гөлнур Бикмуллина булды. Аның терлекчелектә эшләү стажы 34 ел. Узган елгы нәтиҗәләр буенча ул үз группасындагы һәр сыердан 4417 килограмм сөт сауган. Баллар саны һәм эш нәтиҗәләре буенча "Татарстан" агрофирмасы җаваплылыгы чикле ширкәтеннән Фирдия Галәүтдинова да аннан әллә ни калышмый. Ул конкурста 2 нче урынны алды. Өченче урында - "Агро-холдинг" җаваплылыгы чикле ширкәтеннән Наилә Галәвиева.
Яшьләр арасында машина белән савуның иң яхшы операторы дип "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәтеннән Петр Никифоров танылды. Ул әле сыер савучы булып бер генә ел эшли, әмма инде югары күрсәткечләргә ирешә алган. Узган ел һәр сыердан 5301 килограмм сөт сауган.
Икенче урында - "Ватан" авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикле ширкәтеннән һәр сыердан узган ел 4312 кг сөт сауган Рәмзия Нигъмәтҗанова. Яшь сыер савучылар арасында өченче урынны жюри "Правда" җаваплылыгы чикле ширкәтеннән Рәзинә Габитовага бирде. Җиңүчеләр медальләр һәм акчалата премияләр, дипломнар белән бүләкләнделәр.
Акчалата премияләр шулай ук конкурста катнашучыларның барысына да бирелде. Конкурсны яхшы оештырганы өчен "Агро-холдинг" җаваплылыгы чикле ширкәте җитәкчесе Ленар Зарипов, абсолют чемпионны әзерләгән өчен "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Газинур Сафин, "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәте җитәкчесе Шәүкәт Вахитов Мактау грамотасы белән билгеләп үтелделәр.
Конкурста катнашучылар "Татмелиорация-Агро" җаваплылыгы чикле ширкәте сыер савучысы Хиндия Фазылҗанованы 50 яшьлек юбилее белән котладылар. Аңа Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. Шулай ук иң югары савым өчен "Красная заря" җитештерү-авыл хуҗалыгы кооперативыннан Елена Павлова, озак еллар нәтиҗәле эшләүләре өчен "Татарстан" Агрофирмасы сыер савучысы Розима Островская, "Татмелиорация-Агро" җаваплылыгы чикле ширкәтеннән Рәмзия Фәхриева һәм "Агро-холдинг" җаваплылыгы чикле ширкәтеннән яшь сыер савучы Энҗе Галимуллина да билгеләп үтелде.
"Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятеннән сыер савучы Григорий Шапаков үзенчәлекле призга лаек булды.
- Мондый кешеләр иң югары бүләккә лаек, - дип билгеләп үтте бүләкләгәннән соң район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин. - Бүген җиңелүчеләр юк, барысы да мактауга лаеклы.
Соңыннан Илнар Мөхлисов катнашучыларга, оештыручыларга, матди ярдәм күрсәтүчеләргә конкурсны уңышлы уздыруга өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерде, киләчәктә дә нәтиҗәле эшләүләрен теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев