Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
САУЛЫГЫМ-БАЙЛЫГЫМ

Шәфкать ияләре

Медицина хезмәткәрләре көне якынлаша, шуңа күрә минем Биектау район үзәк больницасы исеменә рәхмәт сүзләрен белдерәсем килә. Без хатыным Валентина Ивановна белән белән Камай авылында яшибез. Быел язын ул аяк сеңерләрен имгәтте. Минем шалтыратура "ашыгыч ярдәм" бик тиз арада килеп җитте. Хатынымны больницага озаттык. Хирургия бүлеге мөдире Азат Алексеевич Сидуков операцияне...

Медицина хезмәткәрләре көне якынлаша, шуңа күрә минем Биектау район үзәк больницасы исеменә рәхмәт сүзләрен белдерәсем килә. Без хатыным Валентина Ивановна белән белән Камай авылында яшибез. Быел язын ул аяк сеңерләрен имгәтте. Минем шалтыратура "ашыгыч ярдәм" бик тиз арада килеп җитте. Хатынымны больницага озаттык. Хирургия бүлеге мөдире Азат Алексеевич Сидуков операцияне уңышлы уздырды. Валентина Ивановна аягына басты.
Без, пенсинерлар, Биектау районына шәһәрдән күчеп килдек, һәм бик канәгатьбез. Хатыным белән шушы бәхетсезлек очрагы булгач, тагын бер кат дөрес эшләүләренә инандык. Табибларның һәм больница персоналының үз эшләрен яхшы белеп дәвалавы, авыруларга карата җылы мөнәсәбәте аркасында ул савыкты һәм үзен яхшы хис итә.
Баш табиб Илдар Сәлимгәрәй улы Шәриповка, хирургия бүлеге мөдире Азат Алексеевич Сидуковка, хатынымны савыктыру өчен кулдан килгәннең барысын эшләгән медицина хезмәткәрләренә зур рәхмәт.
Камайда яшәүчеләр буларак, без Бөреле амбулаториясенә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәбез. Биредә дә профессиональ медиклар эшли. Амбулатория мөдире Эльмира Хәлил кызы Кәримовага һәм барлык хезмәткәрләргә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез. Чын күңелдән Биектау районының медицина хезмәткәрләренә ихтирамга лаеклы хезмәтләрендә уңышлар, нык сәламәтлек, рәхмәтле пациентлар юлдаш булуын телибез.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев