Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Китапка мәхәббәт тәрбиялиләр

1995 елның 27 маеннан бирле Россиядә Китапханәләр көне бәйрәм ителә. Мәктәп китапханәсе бүген Россиянең күп кенә балалары өчен тормышларындагы иң беренче китапханә булып тора. Мәктәп китапханәләре калган барлык китапханәләр санының 49 процентын тәшкил итә һәм нәкъ менә алар башка төрдәгеләре өчен укучылар әзерли дә инде. Безнең балалар өчен мәктәп китапханәсе...

1995 елның 27 маеннан бирле Россиядә Китапханәләр көне бәйрәм ителә.

Мәктәп китапханәсе бүген Россиянең күп кенә балалары өчен тормышларындагы иң беренче китапханә булып тора. Мәктәп китапханәләре калган барлык китапханәләр санының 49 процентын тәшкил итә һәм нәкъ менә алар башка төрдәгеләре өчен укучылар әзерли дә инде. Безнең балалар өчен мәктәп китапханәсе - мәктәп тормышының тылсымлы бер дөньясы.

Районыбызның 26 мәгариф учреждениесендә китапханәләр эшләп тора. Китапны белүче һәм яратучы белгеч буларак, мәктәп китапханәчесенең роле яңа гасырда һич тә кимеми, киресенчә, әһәмиятлерәк була бара, чөнки көчле китапханәләр генә белем ягыннан көчле балалар тәрбияли.

Районыбызда ел саен мәктәп китапханәчеләре арасында "Ел китапханәчесе", "Ел китапханәсе" конкурслары уздырыла. Быел беренче тапкыр Лаеш районында "Педагог китапханәче-2014" дигән зона конкурсы булды. Безнең районнан анда өч китапханәче катнашты: Елена Морозова (Биектауның 3 нче урта мәктәбе), Лилия Нәҗметдинова (Олы Кавал урта мәктәбе), Гөлнар Мәр-дәнова (Мүлмә мәктәбе).

Әлдермеш мәктәбендә бөтенроссия Китапха-нәләр көненә багышланган бәйрәм уздырылды. Мәктәп укучылары концерт әзерләгән иде. Бәйрәм телевидение тапшыруы рәвешендә "Туры эфир", "Чын күңелдән", "Яшьләр тукталышы", "Күңелле тәнәфес" номинацияләре буенча барды.

Бәйрәм концерты кебек үткән бу чара кысасында "Педагог китапханәче-2014" һөнәр конкурсының зона туры йомгаклары билгеле булды, мәктәп китапханәчеләренең уку елы дәвамындагы эшчәнлегенә презентация формасында күзәтү ясалды, танылган җырлар көенә салынган китапханә турындагы шигырьләр конкурсы узды. Алып баручылар Гөлназ Сабирова белән Илкәй Рәхимова бәйрәм атмосферасы тудыра алдылар.

Китапханәче эше төрле яклап белем һәм күнекмәләрең булуны таләп итә. Китап биреп утырып кына булмый, аларны белергә, һәр кешегә аны кызыксындырганын тәкъдим итәргә кирәк. Китапханәче китап диңгезендәге лоцман кебек. Ул язучыларны, аларның әсәрләрен, геройларын белергә тиеш. Бу чарада китапханәчеләрнең үз белемнәрен күрсәтергә мөмкинлеге бар иде.

Районның барлык китапханәчеләрен чын күңел-дән һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Бу күркәм көнне эшегезгә тугрылыгыгыз, һөнәргә бирелгәнлегегез, яшьләрне китап дөньясына алып керергә әзер торуыгыз өчен рәхмәт сезгә! Китапханәләрегезгә йөрү-челәр һәрвакыт күп булсын, нык сәламәтлек һәм иҗади дәрт гомер буе янәшәгездә барсын! Кызыклы китаплар һәм тәртипле укучыларыгыз артып торсын. Бәйрәмегез мөбарәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев