Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Ветераннар һәм Биектау районы кешеләре герой-якташлар обелискына чәчәкләр куйдылар

Район үзәгендә ил тарихындагы фаҗигале датага - Бөек Ватан сугышы башлануга багышланган тантаналы митинг булды. Геройлар Аллеясына Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, район халкы һәм 1 нче Биектау урта мәктәбе укучылары җыелды. Туган якны өйрәнү музее директоры Билал Шиһабетдинов һәм хәрби комиссариат вәкиле тантанага килүчеләргә җиребезне фашист басып алучыларыннан...

Район үзәгендә ил тарихындагы фаҗигале датага - Бөек Ватан сугышы башлануга багышланган тантаналы митинг булды. Геройлар Аллеясына Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, район халкы һәм 1 нче Биектау урта мәктәбе укучылары җыелды.

Туган якны өйрәнү музее директоры Билал Шиһабетдинов һәм хәрби комиссариат вәкиле тантанага килүчеләргә җиребезне фашист басып алучыларыннан яклап, күпме биектаулыларның яу кырында башларын салуы турында искә төшерделәр. Биектау җире генә илебезгә биш Советлар Союзы Героен бирде. Хезмәт ветераны Николай Солкин җыелучылар алдында Бөек Ватан сугышына багышланган шигырь сөйләде.

1941 нче елның 22 июнь хатирәләре белән гомере буена Биектауда яшәүче Ольга Доронина уртаклашты:

- Барлык радиоалгычлар эшләп торды, ә кешеләр элеккеге ике катлы башкарма комитет бинасы янындагы мәйданга йөгерештеләр. Халык җыелган урында митинг башланды, анда без дошманны җиңәчәкбез, дигән сүзләр яңгырады. Митингтан соң ир-атлар фронтка үзләре теләп китү өчен хәрби комиссариатка юнәлделәр. Алты баласы булуга карамастан, минем әти дә фронтка җибәрүләрен үтенеп гариза язды.

Ветераннар герой-якташлар обелискына чәчәкләр куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев