Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Кем уракны беренче булып башлый, шул ота

    Урып-җыю эшләре башланыр алдыннан районда ел саен комбайнчылар укуы оештырыла. Мондый чара быел Айбашта "Татмелиорация-Агро" базасында үтте. Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, инженерлар, агрономнар һәм үстерелгән уңышны урып-җыю кебек җаваплы бурыч йөкләнгән комбайнчылар катнашты. "Татмелиорация-Агро" авыл хуҗалыгы предприятиесе коллективы кунакларны каршыларга әйбәтләп әзерләнгән. Уку башланганчы, анда килүчеләр хуҗалыкларда эшнең ничек...

    Урып-җыю эшләре башланыр алдыннан районда ел саен комбайнчылар укуы оештырыла. Мондый чара быел Айбашта "Татмелиорация-Агро" базасында үтте. Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, инженерлар, агрономнар һәм үстерелгән уңышны урып-җыю кебек җаваплы бурыч йөкләнгән комбайнчылар катнашты.

    "Татмелиорация-Агро" авыл хуҗалыгы предприятиесе коллективы кунакларны каршыларга әйбәтләп әзерләнгән. Уку башланганчы, анда килүчеләр хуҗалыкларда эшнең ничек баруы турында сөйләүче, ашлыкның дымлылыгы, районда кайсы культураның күпме мәйдан биләве, эш режимы, игелә торган культураларны бәяләү турындагы стендлар һәм витриналарны карап чыктылар, ындыр табакларын ашлыкны чистарту һәм киптерү җайланмалары белән җиһазлау турындагы белешмә белән таныштылар. Шулай ук урып-җыюга комбайннарны кабул итү турында фильм да карадылар.

    Беренче дәрес урып-җыю эшләре вакытында комбайнчылар хезмәтен саклауга багышланды. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Илфар Әхмәтгалиев хезмәтне саклауның игеннәрне урып-җыю эшләрен оештыруда иң мөһим таләпләрнең берсе булуын ассызыклады. Чөнки ул кешеләрнең тормышы, сәла-мәтлеге һәм иминлегенә кагыла. Илфар Васил улы игътибарны комбайнчыларның, аларның ярдәмчеләренең һәм ындыр табакларында эшләүчеләрнең куркынычсызлык техникасы таләпләрен җиренә җиткереп үтәргә тиешлегенә юнәлтте.

    Укуга килгән комбайнчылар арасында яшьләр күп иде. Аларга авыл хуҗалыгы машиналары укытучысы Владимир Ташевцевның лекция-сен тыңлау аеруча файдалы булды. Владимир Михайлович механизаторлар белән ел саен очраша һәм аларга акыллы киңәшләрен бирә. Бу юлы ул безнең район хуҗалыкларында эшләүче комбайннарның үзенчәлекләре турында сөйләде. Ничек итеп югалтуларга юл куймыйча эшләргә кирәклеге турындагы киңәшләр беркайчан да артык булмый.

    - Мин, укытучы һәм агроном буларак, "Нива" һәм "Дон-1500" комбайннарында югалтуларның кимрәк булуын әйтә алам, - диде Владимир Михайлович. - Һәм тагын бер мөһим үзенчәлек: ашлыкның әрәм булуына юл куймас өчен түбән тизлектә эшләргә кирәк.
    Докладчы шулай ук өлкән буын комбайнчыларның тәҗрибәсенә таянырга кирәклекне дә искәртте. Урып-җыюда ваклыклар юк. Культураларның үзенчәлекләрен истә тоту да мөһим. Әйтик, тары, борчак, солы урып-җыйганда вакланалар. Димәк, барабанның әйләнешләрен киметергә кирәк. Ә инде каты бодайны урдырганда әйлә-нешләрне арттырсаң да була. Әле бу вакытта комбайнның маркасын да истән чыгармавың хәерле.

    Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Илфар Әхмәтгалиев, урып-җыю чорындагы эш режимы турында сөйләгәндә, аяз көннең һәр сәгатеннән файдаланып калырга кирәклеген ассызыклады.

    - Урып-җыюны, иртәнге сәгать 4 тә башлап, кичке 11гә кадәр дәвам иттерергә кирәк. Шулай эшләгәндә генә аны, сентябрьгә калдырмыйча, планлаштырылган срокларда тәмамлап булачак, - диде ул. Башаклар тук, бүген инде уңыш әйбәт булыр, дип әйтергә мөмкин. Ә бу - комбайнчылар өчен этәргеч көч.

    Уку барышында шулай ук уракта катнашучыларның хезмәтенә түләү, алдынгыларга премияләр бирү турында да сүз булды.
    Татарстан Республикасы буенча "Россельхозцентр" филиалының Биектау районара бүлеге начальнигы Сәгыйть Сәлахетдинов кайсы культураның кайчан өлгереп җитүе һәм уңышның нинди булачагы турында файдалы мәгълүмат белән таныштырды.
    - Быелгы шартларда ашлыкны киптерү проблемасы көн үзәгендә булачак, - диде Сәгыйть Минвәли улы. - Хәзерге вакытта ашлык киптергечләр сигез эре хуҗалыкта гына бар.

    Ашлык киптергечләр "Ватан"га, "Әсән"гә, "Красная заря"га, "Мирас"ка, "Каенлык"ка да кирәк. Үз вакытында сыйфатлы ашлык җыеп алу бик тә мөһим, артык өлгерсә, югалтулар 30-35 процент-ка җитәргә мөмкин.

    Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Рәхимҗан Кәримов хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре алдына беренче чираттагы бурычларны куйды. Ул, узган урып-җыюда хуҗалыклар эшен анализлап, уракка кадәр калган көннәрдә техник хезмәт күрсәтүне, ком-байннарга ягулык салуны, янгын машинасын, эретеп-ябыштыру агрегатын җиһазлауны төгәлләргә, ашлык ташыячак автомашиналарның герметиклыгын тагын бер кат тикшереп чыгарга кирәк, диде.

    - Ашлыкны төяп җибәрүдә өзеклекләр булмаска тиеш, - дип аңлатты Рәхимҗан Зариф улы. - Механизаторлар өчен өч тапкыр кайнар аш әзерләргә кирәклеге турында искә төшерү дә артык булмастыр. Комбайнчылар эшенә контрольлек итү буенча һәр хуҗалыкта да җаваплы кеше, сыйфат инспекторы билгеләнә. Идарәдә урып-җыю штабы төзелә.

    Сүзенең азагында авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе басу читләрен урдырып чыгу зарурлыгы турында искәртте, шулай ук җитәкчеләрнең авыл кешеләренең шәхси яр-дәмче хуҗалыкларына ашлык белән булышуларын үтенде.

    Әлеге чарада катнашкан район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәте һәм "Высокогорский" агрофирмасы кебек хуҗалыкларда комбайннарны кабул итү буенча эшнең әйбәт уздырылуын билгеләп үтте. Аларның җи-тәкчеләре Шәүкәт Вахитов һәм Җәүдәт Шәйхетдинов Мактау грамоталары һәм премияләр белән бүләкләнделәр. Комбайнчылар укуын яхшы оештырганы өчен "Татмелиорация-Агро" директоры Ренат Мөхәммәтшинга да рәхмәт әйтелде.
    Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин комбайнчыларга мөрәҗәгать итеп:

    - Кем беренче булып башлый, шул ота, - диде. - Урып-җыюны 1-2 көнгә иртәрәк башлаучы ашлыкны күбрәк алыр, ә югалтулар кимрәк булыр. Механизаторларга премияләр узган елгы дә-рәҗәдә саклана. Премия-ләр урып-җыю тәмамлангач тапшырылыр.
    Район башлыгы хезмәттә куркынычсыз шартларны тәэмин итү, урып-җыюда катнашучыларны әйбәт ашату зарурлыгы турында хуҗалык җитәкчеләренең исенә төшерде.

    - Шушындый катлаулы хезмәтне сайлавыгыз өчен рәхмәт, - диде район башлыгы Рөстәм Галиуллович Кәлимуллин комбайнчыларга. - Әйбәт итеп эшләгез, акчаны да әйбәт итеп алырсыз. Юлларыгыз уң, уңышларыгыз мул булсын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: