Марат Әхмәтов: “Авыл хуҗалыгы ярминкәләре бизнес түгел, ә шактый зур ихтыяҗга ия социаль проект”
Татарстанда 5 сентябрьдә уздырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләренә җәмгысе 47 млн сумлык продукция китерелгән. Продукция ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән бәядән сатылган. Азык-төлек бәяләре, сәүдә челтәрләре белән чагыштырганда, 15-20 процентка арзанрак. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр...
Татарстанда 5 сентябрьдә уздырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләренә җәмгысе 47 млн сумлык продукция китерелгән.
Продукция ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән бәядән сатылган. Азык-төлек бәяләре, сәүдә челтәрләре белән чагыштырганда, 15-20 процентка арзанрак.
Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
- Ярминкәләрнең төп өстенлеге дә шунда - халык җирле товар җитештерүчеләрдән сыйфатлы азык-төлекне арзан бәядән сатып ала. Әл-бәттә, продукцияне үз-кыйммәтеннән, кайвакытта аннан да арзанрак бәягә сатучы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә, крестьян-фермер хуҗалыкларына, ярдәмче хосусый хуҗалыкларга ярминкә табыш китерми. Әмма бу бизнес түгел, ә шактый зур ихтыяҗга ия социаль проект, - дип ассызыклады ул үзенең чыгышында, ярминкәләрнең халыкның аз керемле, якланмаган өлешенә ярдәм итүнең нәтиҗәле чарасы булуын искәртеп.
Шулай да, министр әйтүенчә, ярминкәләрдә катнашучы товар җитештерүчеләргә дәүләт тарафыннан җитди ярдәм күрсәтелә. Аерым алганда, аларның транспорт чыгымнары каплана. Әйтик, былтыр көзен бу максатларга республика бюджетыннан 15,5 млн сум, быел язын исә 13,5 млн сум акча бүлеп бирелгән. Ярминкәләрнең иң актив һәм тырышып эшләгән катнашучыларына өстәмә матди ярдәм дә күрсәтелә, дип билгеләп узды Марат Әх-мәтов. Аның сүзләренә караганда, ярминкәләрне оештыру процедурасы, читтән караганда, гади булып тоелса да, чынлыкта, бу - күп көч куюны таләп итә торган чара. Шәһәр халкына Татарстанның шәхси товар җитештерүчеләре, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре үз продукциясен тәкъдим итә. Һәр ярминкәдә бу эшкә 2,5-3 меңләп оештыручы, катнашучы үзеннән өлеш кертә, 600ләп бе-рәмлек техника җәлеп ителә.
Марат Әхмәтов традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләренең Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә 5 сентябрьдә башлануын искәртеп, аларның һәр шимбә саен рәсми рәвештә 26 декабрьгә кадәр дәвам итәчәген билгеләп узды. Киләсе елга ярминкәләрне ихтыяҗга карап үткәрү күздә тотыла. Әйтик, агымдагы елда алар февральдән май башына кадәр оештырылган иде.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры искәртеп узганча, Казанда ярминкәләр, гадәттәгечә, 8 мәйданчыкта оештырыла. Аерым алганда, Совет районында ярминкә 2 мәйданчыкта узачак - "Казан" агросәнәгать паркында (Аграр урамы, 2) һәм Дәрвишләр бистәсендә. ТР районнарыннан килгән җитештерүчеләр үз продукциясен Яңа Савин районы базары каршындагы мәйданчыкта тәкъдим итәчәк. Авиатөзелеш районында кирәкле продукцияне
123 нче һөнәри лицей каршындагы мәйданчыкта сатып алып булачак. Мәскәү районында авыл хуҗалыгы ярминкәсе "Пятерочка+" супермаркеты каршындагы территориядә оештырыла. Киров районында яшәүчеләр өчен авыл хуҗалыгын сатып алу мәйданчыгы "Җиләкле бистә" сәүдә үзәге каршында була.
Марат Әхмәтов быел Яшел Үзән районының Октябрьское бистәсендә урнашкан "Яңа Тура" технополисы территориясендә дә, әлеге сәүдә үзәге җитәкчелеге үтенече белән, ярминкә уздырылуына аерым игътибар юнәлтеп, аның беренчесендә сатып алучыларның алай ук күп булмавын әйтеп узды.
- Бу территориядә сатып алучылар агымын өй-рәнәчәкбез әле. "Яңа Тура" халык арасында, нигездә, кием-салым базары буларак билгеле. Ул Казаннан ерак. Өстәвенә, башкаланың шул читендәге Мәскәү һәм Киров районнарында ярминкә үткәрү урыннары бар. Шуңа "Яңа Тура"дагы ярминкә үзен үзе акламаса, сату бармаса, без аны туктатырбыз. Әгәр сату активлашып китеп, халык күпләп йөри торган булса, ярминкәне тагын да җәелдерү чарасын кү-рербез, - дип билгеләп үтте әлеге мәсьәлә уңаеннан министр.
Аның сүзләренчә, Яр Чаллыда ярминкәләр 2 төп мәйданчыкта оештырыла, аларда кулай бәядән азык-төлек сатып алу мөмкинлеге бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев