Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Терлек азыгы әзерләү оешкан төстә бара

Район хуҗалыкларында көзге-кышкы айларда терлекләрне сыйфатлы ашату өчен азык әзерләүнең иң кызган чоры. Бу эш районда иң күп терлек асрала торган хуҗалыкта - "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә дә көйле бара. Эш төрле юнәлешләрдә кайнап тора: азык әзерләүчеләр бер үк вакытта печәнне дә, сенажны да мулдан әзерләп калдыру турында кайгырталар, яфрак...

Район хуҗалыкларында көзге-кышкы айларда терлекләрне сыйфатлы ашату өчен азык әзерләүнең иң кызган чоры.

Бу эш районда иң күп терлек асрала торган хуҗалыкта - "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә дә көйле бара. Эш төрле юнәлешләрдә кайнап тора: азык әзерләүчеләр бер үк вакытта печәнне дә, сенажны да мулдан әзерләп калдыру турында кайгырталар, яфрак азык һәм дару үләннәре җыю эше дә тукталып тормый.
- Азык әзерләүне оешкан төстә башлап җибәрдек, конвейер берөзлексез эшләп тора, азык запасы көн саен сизелерлек тулылана, - дип сөйләде хуҗалыкның баш агрономы Газинур Сафин. - Безгә алдагы кышлатуга 3 мең тонна печән һәм 18 мең тонна сенаж әзерләргә кирәк. Сенажның 8 мең тоннасы күпьеллык үләннәрдән, ә калган өлеше берьеллыклардан салыначак.
Сенаж салу кызу темпта бара. Үләннәрне урдыруда өч "Ягуар" эшли. Аларга Фәнис Машаев, Владислав Калинин, Рамил Шәяхмәтов идарә итә. Ике "МакДон"да Радик Фәтхуллин белән Илшат Әхмәдуллин хезмәт куя.
- Безнең механизаторлар тәҗрибәле, вакытның кадерен беләләр. Иртәнге алтыда керешәләр, кичке сигезгә кадәр эшлиләр. Сыйфатлы азык әзерләү өчен һава торышының әйбәт торуыннан файдаланып калырга тырышалар, - дип тә өстәде Газинур Нуриаздан улы.

белешмә
22 июньгә район хуҗалыкларында 10500 тонна күпьеллык үләннәр урылган. 5920 тонн печән һәм 21426 тонна сенаж әзерләнгән. Яфрак азык һәм витаминлы үләннәр җыю дәвам итә. Шушы ук датага алар 120 тонна күләмендә тупланган.


Комбайннарның югары җитештерүчәнлеге "КамАЗ" шоферларының оешкан төстә эшләүләреннән дә тора. Рөстәм Габдрахманов, Наил Даутов, Айрат Ибраһимов, Зөфәр Сәмигуллин, Айдар Шаһиев, Николай Козырев, Әнәс Шаһиев, Олег Цветковларның автомашиналары басудан траншеяларга бертуктаусыз йөреп торалар.
Баш агроном билгеләп үткәнчә, хуҗалыкта сенажның сыйфатына зур игътибар бирелә. Бераз кипшертелгән үләннәрнең дымлылыгы сенаж салу өчен 45-53 процент тәшкил итәргә тиеш. Траншеяда тыгызланган үләннәрне һәр утыз сантиметр саен тикшереп торалар. Әлегә тиешле күрсәткечләрдән тайпылыш күзәтелмәгән. Бүгенге көндә хуҗалыкта 6000 тонна сыйфатлы сенаж салынган.
Бер үк вакытта печән әзерләү эшләре дә тукталып тормый. Аны 650 тонна җыйганнар. Печән өчен үләннәрне урдыруда Айдар Мәүлетов белән Александр Никулин тырышса, пресслау белән Сергей Шикин һәм Тәлгать Шәмсетдинов мәш-гуль. "Лайнер" әйләндергечендә (ворошилка) тәҗрибәле механизатор Рамил Гарәфиев хезмәт куя.
"Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә, эшнең бүген ничек баруына һәм үлән уңышына карап фикер йөрткәндә, терлекчелек тармагының яхшы сыйфатлы азык белән тәэмин ителәчә-ген ышанып әйтеп була. Һәм бу, әлбәттә, кышкы араннарда асрау чорында терлекләрнең югары про-дуктлылыгына ирешергә мөмкинлек бирәчәк.

Сания Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев