Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Ольга Әхмәтшина һөнәри осталыгын республика конкурсында да раслады

21-22 июльдә Татарстанның Питрәч районында машина белән саву осталарының республика конкурсы уздырылды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры - ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре, республиканың барлык районнарыннан машина белән саву осталары, районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек бүлеге начальниклары катнашты....

21-22 июльдә Татарстанның Питрәч районында машина белән саву осталарының республика конкурсы уздырылды.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры - ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре, республиканың барлык районнарыннан машина белән саву осталары, районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек бүлеге начальниклары катнашты. Республика конкурсында Биектау районыннан район конкурсында җиңүче - "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәте сыер савучысы Ольга Әхмәтшина катнашты.

Марат Әхмәтов тырышып, нәтиҗәле итеп эшләүләре өчен конкурста катнашучыларга рәхмәт белдерде, аларның һөнәри осталыкларын аерым билгеләп үтте.

Сыерларны машина белән саву буенча Татарстан Республикасының абсолют чемпионы исеменә Кайбыч районыннан Мария Таймасова лаек булды. Безнең Ольга да һөнәри осталыгын тагын бер кат раслады.

Ольга Әхмәтшина 20 елдан артык Шәпшедә сыер савучы булып эшли. Хезмәтен җаны-тәне белән бирелеп башкара, үзе карый торган малкайларны ярата. Нәкъ менә шуңа күрә эшендә югары күрсәткечләргә ирешәдер дә. Аның группасындагы Луна кушаматлы сыер үзе генә дә тәүлегенә 28 литр сөт бирә.

Конкурс программасы бәйгеләргә бай итеп төзелгән иде. Катнашучыларга һөнәри осталыкларын берничә этапта җитди тикшерүләр аша исбатларга кирәк булды. Беренчесе саву теориясенә кагылышлы берничә сораудан торды. Монысында барлык технологик чараларны яхшы белүеңне күрсә-тергә кирәк иде. Баллар аз гына хата җибәрсәң дә киметелде. Моны аңлаган сыер савучыларга көндәлек эштә гадәттә кулланмый торган нәрсәләрне дә искә төшерергә туры килде.

Икенче этап саву аппаратын билгеләнгән бер вакытта эзлекле рәвештә һәм дөрес итеп сүтү-җыюга багышланды. "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәтенең алдынгы сыер савучысы Ольга Әхмәтшина боларның барысын да күз йомып та эшли ала. Инде күп еллардан бирле ул районның иң яхшы сыер савучылары сафыннан төшми. Аппаратны тикшереп һәм аны эшкә әзерләп, ул сынауны уңышлы узды, сүтү һәм җыюны тиз башкарып чыкты. Тиешле вакытка сыешмаган сыер савучыларга штраф баллары билгеләнде.

Йомгаклау этабындагы төп бурыч - эшкә әзер-ләнү һәм сыер саву. Төп һөнәри ярышта сыерны савар алдыннан чиста итеп әзерләү, саву аппаратын көйләү исәпкә алынды.

Жюри конкурста катнашучыларны җентекләп күзәтте һәм төп игътибарны аларның төгәл һәм җитез эш итүенә, гигиенага, эшнең җиренә җиткереп башкарылуына һәм, әлбәттә, сөтнең күпме савылуына юнәлтте. Күп сыер савучылар эш күрсәткечләреннән канәгать калдылар. Безнең Ольга ярышның барлык өч төре буенча да әйбәт нәтиҗәгә иреште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев