Кыш – ял вакыты түгел
Битаман авылында районның агросәнәгать комплексы белгечләре катнашында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре семинары узды. Билгеле булганча, октябрь аенда "Битаман" ҖЧО сы үсемлекчелек өлкәсендәге күрсәткечләре өчен районның күчмә байрагына лаек булган иде. Ә бүгенге семинарда терлекчелеккә, аерым алганда, сөт җитештерү өлкәсенә басым ясалды. "Сыерларның чисталыгына гына игътибар итегез әле. Алар биредә һәрвакыт шундый....
Битаман авылында районның агросәнәгать комплексы белгечләре катнашында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре семинары узды. Билгеле булганча, октябрь аенда "Битаман" ҖЧО сы үсемлекчелек өлкәсендәге күрсәткечләре өчен районның күчмә байрагына лаек булган иде. Ә бүгенге семинарда терлекчелеккә, аерым алганда, сөт җитештерү өлкәсенә басым ясалды. "Сыерларның чисталыгына гына игътибар итегез әле. Алар биредә һәрвакыт шундый. Елның кайсы гына чорында, көннең кайсы гына вакытында килеп керсәң дә, сыер савучылар үзләре дә санитар-гигиена таләпләренә җавап бирә торган итеп, пөхтә киенеп йөриләр, сыерларын да юып, чистартып торалар, - дип билгеләп үтте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Рөстәм Сабиров. Семинарда катнашучылар "Битаман"ның техника паркларында булып, аларның кышкы саклануга куелу дәрәҗәсе белән таныштылар, складларда булып, андагы тәртипкә сокландылар.
"Хуҗалыкта кыш көне техниканы ремонтлауга көйләнгән мәйданчык та бар. Анда озак еллар буе бер урында эшләп, олы тәҗрибә туплаган хезмәтчәннәр эшли", - ди"Битаман" ҖЧО директоры Шәүкәт Вахитов. - Запас частьләр буенча да проблема юк". Ремонт кадрлары өчен биредә барлык шартлар да тудырылган. Киңәшмәләр залы, килеп эшләүчеләр өчен аерым бүлмә, мунча, көнгә 1 тапкыр бушка ашату - Шәүкәт Вахитов мондый мөмкинлекләрне эш өчен иң мөһим шартларның берсе, дип исәпли.
"Битаман"да авыл хуҗалыгы эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә дә алгарыш, яңарыш хөкем сөрә. Ясалма орлыкландыру технологиясенең заманча, таләбенчә куелуы сәбәпле, биредә кыш көне дә даими артым күренә. Аена якынча 600гә якын бозау туып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев