Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Кукурузга зур өметләр баглана

"Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте быел терлекчелек өчен 10 мең тонна силос һәм 20 мең тонна сенаж әзерләде. Биредә, сөт терлекләренең продуктлылыгын арттыру турында кайгыртып, туклыклылыгы ягыннан кыйммәтле азык буларак, кукурузга зур игътибар бирделәр. Бу культураны 1000 гектарда чәчтеләр. Шуның 900 гектары - яшел массага, 100 гектары - бөртеккә. Силоска дигәнен...

"Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте быел терлекчелек өчен 10 мең тонна силос һәм 20 мең тонна сенаж әзерләде.

Биредә, сөт терлекләренең продуктлылыгын арттыру турында кайгыртып, туклыклылыгы ягыннан кыйммәтле азык буларак, кукурузга зур игътибар бирделәр. Бу культураны 1000 гектарда чәчтеләр. Шуның 900 гектары - яшел массага, 100 гектары - бөртеккә.
Силоска дигәнен җыеп алырга ашыкмадык, бөртекләнгәнен көттек, диде хуҗалыкның баш агрономы Газинур Сафин. Әзерләнгән массада бөртек 30 процент тәшкил итә, калганы - яшеллек. Иң мөһиме - азыкның югары сыйфатлы булуында. Әзерләү барышын зоотехниклар контрольдә тота.

Белешмә

Кукуруз бөртекләре - менә дигән азык. 1 кг бөртектә 1,34 азык берәмлеге һәм 78 г үзләштерелә торган протеин бар. Бу - катнаш азыкның кыйммәтле состав өлеше. Кукуруз силосы тиз үзләштерелә һәм диетик үзлекләргә ия. Бөртеккә җыеп алганнан соң калган яфраклары, сабаклары, чәкәннәре - барысы да азыкка китә.

Бөртеклеләр технологиясе буенча кукурузны Чыпчык янындагы басуда беренче тапкыр үстерделәр. Аны әле күптән түгел, октябрьдә җыеп алдылар. Уңышы әйбәт. Бу чорда дымлылык югары булганлыктан, суктыру авыр бара. Катлаулылык менә шунда. Саба районыннан кукуруз җыю өчен яраклаштырылган ике комбайн чакырыла. 405 тонна суктырылган. Бөрелеләр мондый нәтиҗәдән канәгать.
Азыкның балансланган булуы - югары савым алуның төп шартларыннан берсе. Хуҗалыктагы катнаш азык заводында үзләре үстергән кукуруздан катнаш азык әзерлиләр. Гектардан 40ар центнерлы уңыш алу савым көтүендәге һәр терлеккә 3әр килограмм туклыклы кукуруз азыгы өстәү мөмкинлеге бирә.

"Бөреле"дә мул сөт алу хакына, районның башка бер генә хуҗалыгында да булмаган кебек, "басулар патша"сына зур әһәмият бирәләр. Кукурузны барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә үстерми. Быел "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәтендә 400 гектар чәчелде һәм силоска җыеп алынды, "Татарстан" агрофирмасында силоска һәм бөртеккә - 300 гектар.

Белгечләр күп сыйфатлары, шулай ук, сызма культура буларак, чәчү әйләнешендә әйбәт элгәр булганы, басуны чүп үләннәреннән арындырырга ярдәм иткәне өчен кукурузга югары бәя бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев