Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Тырышлык нәтиҗәсез калмый

Агымдагы атна башына безнең районда игеннәр урып-җыю мәйданнарының 61 процентында суктырылды. Уҗым культуралары җыеп алынды һәм хәзерге вакытта сабан культуралары - арпа белән солы суктырыла. Җиткерелгән заданиеләрне арттырып үтәүче комбайнчылар сафы тулыланганнан-тулылана бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, урак өсте башланганнан бирле Биектау муниципаль районы башлыгы премияләре...

Агымдагы атна башына безнең районда игеннәр урып-җыю мәйданнарының 61 процентында суктырылды.

Уҗым культуралары җыеп алынды һәм хәзерге вакытта сабан культуралары - арпа белән солы суктырыла. Җиткерелгән заданиеләрне арттырып үтәүче комбайнчылар сафы тулыланганнан-тулылана бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, урак өсте башланганнан бирле Биектау муниципаль районы башлыгы премияләре белән суктыруда эшләүче 50 дән артык, урдыруда 9 механизатор бүләкләнде. Урак алдынгыларын басуда район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Мөхлисов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәхимҗан Кәримов һәм идарә белгечләре котлый.

13-14 августта "Бөреле", "Әсән", "Правда", "Агро-Холдинг", "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәтләреннән, "Татарстан", "Высокогорская" агрофирмаларыннан күп комбайн-чылар котлаулар кабул итте. Бу атнаның дүшәм-бесендә премияләр "Татарстан"нан Виктор Прохоров белән Газинур Хәбибуллинга, "Высокогорская"дан Дамир Абдуллинга, "Красная заря"дан Алексей Потаповка һәм Александр Антиповка, "Березка"дан Фәрит Фәхриевка, "Битаман"нан Камил Хөснетдиновка һәм Раил Хәйруллинга, "АгроХолдинг"тан Азат Зиннәтуллинга тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев