Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Тырыш игенчеләргә рәхмәт!

Иген үстерүчеләр хезмәтенә лаеклы бәя бирер вакыт җитте. 2015 елгы уңыш амбарларда. Игенчеләр алдына куелган бурычлар тулысынча үтәлгән. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненең нәкъ менә көз уртасында - октябрьдә уздырылуы да юкка түгел. Биектау районының урып-җыюда катнашучыларын үзәк мәдәният йортына җыйдылар. Слетның төп кунаклары хезмәт ярышында тырышлыклары белән башкалардан аерылып торган...

Иген үстерүчеләр хезмәтенә лаеклы бәя бирер вакыт җитте. 2015 елгы уңыш амбарларда. Игенчеләр алдына куелган бурычлар тулысынча үтәлгән. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненең нәкъ менә көз уртасында - октябрьдә уздырылуы да юкка түгел.

Биектау районының урып-җыюда катнашучыларын үзәк мәдәният йортына җыйдылар. Слетның төп кунаклары хезмәт ярышында тырышлыклары белән башкалардан аерылып торган комбайнчылар, шоферлар, механизаторлар булды.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, инвесторлар, райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

- Авыл кешеләренең хезмәте җиңелләрдән түгел, ул вакыт кысаларына да сыешмый, әмма бик күркәм һәм бик тә кирәкле, - диде биектаулыларга мөрәҗәгать итеп Николай Титов. - Республикабыз тулысынча тәэмин ителгән: без 3,5 миллион тонна ашлык, 1,4 миллион тонна бәрәңге җыеп алдык, әле 2,2 миллион тонна чөгендер җыеп аласыбыз бар. Азык белән дә, ачык туфракта һәм теплицаларда үстерелгән яшелчәләр белән дә тулысынча тәэмин ителгән.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары кыр хезмәтчәннәренә сәламәтлек, уңышлар гына түгел, ә бәлки крестьян хезмәтенең нәтиҗәсенә зур йогынты ясаучы һава торышының да гел уңай булып торуын теләде.

Үзәк мәдәният йортындагы бәйрәм урып-җыю алдынгыларын бүләкләү көне булды. Нигездә залда утыручы ир-атларның берсе дә бүләксез калмады.

- Сез бу премияләргә лаек. Тырышып эшләдегез, уңышны вакытында җыеп алдыгыз. Сезгә зур рәхмәт, - диде район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин.

Сәхнәгә беренчеләрдән булып "Татарстан" агрофирмасы директоры Ринат Аббазов күтәрелде. Аңа Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

Алты биектаулы Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды. Аларның өчесе районның иң эре хуҗалыгы - "Бөреле"дә эшли. Болар - коммерция буенча генераль директор урынбасары Иршат Камалиев һәм шоферлар Айдар Шаһиев, Фидаил Бикмуллин. "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәте комбайнчысы Камил Хөснетдинов, "Красная заря" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы комбайнчысы Наил Дәүләтшин, "Высокогорская" агрофирмасы шоферы Сөләйман Зарипов та шундый ук бүләк белән билгеләп үтелделәр. Бүләкләр тапшыру тантанасы котлауларга гына кайтып калмады, ул республика һәм районыбызның талантлы артистларының дәртле һәм лирик җырлары белән аралаштырып алып барылды. Керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле күңелле биюләре, татар һәм рус җырлары белән берәүгә дә моңсуланырга ирек бирмәде.

Бу бәйрәм көнендә кыр эшләрендә район башлыгы открыткалар тапшырган һәркемгә акчалата премияләр бирелде. Ярыш шартлары нигезендә өч көнлек эш нәтиҗәләре буенча ашлык ташуда эшләүче шоферлар 1000әр сумнан, җыюда, суктыруда һәм комбайн белән турыдан-туры урып-җыюда катнашкан комбайнчылар 2000 әр сумнан бүләкләнделәр. Алар арасында әллә ничә премиягә лаек булучылар да бар. "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәтеннән "Мак Дон"да эшләүче Александр Семенов бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклыларны урдыруда өч премия алды. "Агро-Холдинг"тан "Нива-Эффект"та эшләүче Илгиз Бәдриев - дүрт премия. Битаман комбайнчысы Дамир Кәлимуллин урып-җыюда җиде премиягә лаек булды.

Комбайнчылар - урып-җыюның төп көче. Уңыш аларның нык кулларына ышанып тапшырылган. Бәйрәмдә бүләкләнүчеләр арасында да күпчелекне суктыруда эшләүчеләр тәшкил итте. Урак алдынгылары 30дан артык кеше. Күпләренә ике, өч, хәтта дүртәр тапкыр премия билгеләнде. Ә Анатолий Семенов, Газинур Хәбибуллин, Камил Хөс-нетдинов, Раил Хәйруллин, Фәрит Фәхриев, Ислам Хәйдәров кебекләр акчалата бүләкләүгә биш тапкыр лаек булдылар. Игенчеләрне Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, аның ярдәмчесе Илнар Мөхлисов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәхимҗан Кәримов котлады.

Район туңга сөрүдә һәм азык хәзерләүдә эшләгән механизаторларны игътибар үзәгеннән читтә калдырмады. "Красная заря"дан 954 тонна ашлык суктырган Наил Дәүләтшин, "Битаманнан" 1001 гектар бөртеклеләр урдырган Дамир Кәлимуллин, "Высокогорская" агрофирмасыннан 66 мең тонна-километр эш башкарган шофер Сөләйман Зарипов агымдагы авыл хуҗалыгы елының чемпионнары дип игълан ителделәр.

Слетта Бөреледән Зариповларның игенчеләр нәселе, Шәпшедән Семеновлар, гаилә экипажлары рәхмәт сүзләре белән билгеләп үтелде. Күркәм гадәт буенча уңыш бәйрәмендә игенчеләр арасында яше буенча иң олысын һәм иң кечесен билгеләп үтәләр. Зал "Высокогорская" агрофирмасыннан быелгы урып-җыюда катнашкан 61 яшьлек комбайнчы Рафаил Шәяхмәтовка һәм "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятеннән 20 яшьлек Илнур Җамалиевка гөрләтеп кул чапты. Бәйрәм азагында игенчелектә, ашлык, орлык җитештерүдә саллы уңышларга, үсемлекчелектә югары күрсәткеч-ләргә ирешкән хуҗалыкларны данладылар. Күч-мә кубок "Әсән" җаваплылыгы чикле ширкәтенә, күчмә вымпел "Татарстан" агрофирмасына эләкте. Барлык категорияләр буенча авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерүне арттыруга керткән өлеше өчен Биектау муниципаль районының күчмә байрагы "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәтенә тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев